Календарьда илнең героик елъязмасына язылган даталар бар. Шуларның берсе-Сталинград сугышы. Сулэ авыл клубында Бөек Ватан сугышының шушы героик битенә багышланган «Сталинград – Үлемсез шәһәр» мультимедиа сәгате узды. Кешелек тарихындагы иң канлы сугыш 200 көн һәм төн дәвам итте. Шәһәр тулысынча җимерелә, хәрабәләр өеменә әверелә. Миллионнан артык солдат һәм офицер һәлак булган. Чарада катнашучылар иң каты сугышлар барган "Ватанның төп биеклеге", һәр квадрат метр меңләгән мина һәм снаряд кыйпылчыклары тишелгән Мамай курганы турында белделәр.
Календарьда илнең героик елъязмасына мәңгегә язылган даталар бар. Шуларның берсе-Сталинград сугышы. Сулэ авыл клубында Бөек Ватан сугышының бу героик битенә багышланган «Сталинград – Үлемсез шәһәр» мультимедиа сәгате узды. Кешелек тарихындагы иң канлы сугыш 200 көн һәм төн дәвам итте. Шәһәр тулысынча җимерелә, хәрабәләр өеменә әверелә. Миллионнан артык солдат һәм офицер һәлак булган. Иң каты сугышлар барган «Ватанның төп биеклеге», һәр квадрат метры меңләгән мина һәм снаряд кыйпылчыклары тишелгән Мамай курганы турында чарада катнашучылар белделәр.
Сулэ авыл клубында 2 февраль конне "Монда һәркемнең Ватаны Сталинград булган"хәтер сәгате уздырдылар.Хәтер сәгате барышында балалар Сталинград сугышының тарихи әһәмияте турында белделәр. 1943 елның февралендә совет гаскәрләре Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итә һәм Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш ясый. Немец-фашист командованиесенең 1942 елның җәенә куелган планнары турында ,Сталинград сугышының 1942 елның 17 июлендә башланган беренче этабы турында, Сталинград оборонасының 200 каһарман көненең тарихка иң канкойгыч һәм рәхимсез булып кереп калуы турында укыдык. Шәһәрне саклаганда җиде йөз меңнән артык совет солдаты һәм офицеры һәлак була һәм яралана.
2025 ел Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Лесхоз мәдәният йортында әлеге датага багышланган чаралар үткәрелә башлады. 2 февральдә «Онытылмас еллар» дигән тематик сәгать узды. Чарада сугыш еллары җырлары турында сүз барды. Ватан җыры белән бергә сугышның беренче көннәреннән үк солдат сафына басты һәм сугышның тузанлы һәм төтенле юллары буйлап җиңү китергәнчегә кадәр барды. Чарада катнашучылар, Лесхоз урта мәктәбе укучылары, сугышка багышланган җырларны искә төшерделәр, аларның тарихы белән таныштылар. «Священная война», «В землянке», «Журавли», «Катюша», «Смуглянка» кебек атаклы җырларны тыңладык һәм гитарада башкардык. Сугыш елларында туган җырлар тыныч күк астында күп еллар узса да, бүгенге көндә дә бик якын һәм кадерле. Чөнки аларда туган илебезнең, халкыбызның матурлыгы һәм бөеклеге, ул дәһшәтле елларның ачы сагышы чагыла. Шуңа күрә алар бүген дә күңелләрнең иң түренә үтеп кереп, иң нечкә кылларын тибрәтә.
2 февральдә Туктар авыл клубы " Сталинград — горур тарих хәтере «н искә алу сәгате үткәрде. 200 көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышы тарихы белән таныштырдык.Яшьләр белән сугыш нәтиҗәләре, аның барлык илләр өчен тарихи әһәмияте, анда катнашучыларның батырлыклары турында искә төшерделәр.
2 февральдә Туктар авыл клубы " Сталинград — горур тарих хәтере «н искә алу сәгате үткәрде. 200 көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышы тарихы белән таныштырдык.Яшьләр белән сугыш нәтиҗәләре, аның барлык илләр өчен тарихи әһәмияте, анда катнашучыларның батырлыклары турында искә төшерделәр.
Бильярд буенча Турнир-гади ярыш түгел, бу уенны яратучылар өчен дә, яңа уенчылар өчен дә күңелле вакыт үткәрү. Бильярд башка күп кенә спорт уеннарыннан үзенең чагыштырмача тынычлыгы белән аерыла - әлеге уен төре интеллектуаль сәләтләрне үстерә һәм фикерләүне гармонияләштерә.
2 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан парлы рус бильярды буенча ярыш үткәрелде. Турнир әлеге спорт төрен чын күңелдән яратучыларны җыйды. Адреналин, азарт, яхшы нәтиҗә күрсәтү теләге уенчыларга бер генә минутка да тынычланырга ирек бирмәде һәм иң яхшы рәвештә катнашучыларны җиңүгә этәрде.
Барлык катнашучылар да яхшы һәм шактый тигез уен күрсәттеләр. Йомгак ясаганда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
Турнирның җиңүчеләре-Фәйзерлар Галинур һәм Әхтәмҗанов Илшат
2 урын - Имамиев Фиргать һәм Сафин Дамир
3 урын-Шәрифуллин Шәйхулла һәм Мәннанов Газинур
Ел саен 2 нче февральдә Россиянең Хәрби Дан көне - 1943 нче елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрең тар-мар итү көне билгеләп үтелә.
2 нче февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сталинград сугышы-әһәмиятле вакыйга"- тарихи сәгать үткәрелде. Очрашуда катнашучылар совет солдатларының һәм командирларының батырлыгы турында белделәр, әлеге бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар. Сталинград сугышы турында китап күргәзмәсе оештырылды.
Сталинградская битва – одна из крупнейших в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Она началась 17 июля 1942 года и закончилась 2 февраля 1943 года. 1 февраля, работники Кильдебякского сельского дома культуры с библиотекарем провели военно-патриотический час к 80-летию победы в Сталинградской битве «Сталинград: пылающее эхо войны».
В ходе мероприятия работники культуры рассказали участникам о битве за Сталинград, о героизме и мужестве советских солдат, о командном составе, о подвигах рядовых солдат, медсестёр и детей. Ребята ознакомились с историческими памятниками той великой битвы: Мамаевым курганом, домом Павлова, посмотрели видеохронику Сталинградской битвы. Завершили военно-патриотический час минутой молчания в память о погибших в Сталинградской битве.
2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. 1 февральдә Туктар авыл клубы Ватанны саклаучы елына багышланган "Сез манге хэтердэ"мәгълүмат сәгате үткәрде. Әңгәмә вакытында без үзебезнең авылдан киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйләштек. Алар батырлык күрсәтеп кенә калмыйча, Саба районы Бөек Ватан сугышында катнашучылар китабына да кертелде.