28 март көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Язлы-Арташ авыл клубы белән берлектә СВО катнашучыларының әти-әниләре белән «Герои СВО–защитники России!" дигән темага очрашу үтте.Чарага махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре Галимҗанов Илмира һәм Газизянова Нурзия чакырылган иде. Чарада аларга иң изге теләкләр генә яңгырады. Алар чын геройлар, Ватаныбызны саклаучылар тәрбияләделәр. Чарада шулай ук Әфган сугышында һәлак булган Шәйдуллин Фирдинатның апасы да катнашты. Чарага "Безнен патриотлар "күргәзмәсе оештырылды .Чара кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары хөрмәтенә җырлар, шигырьләр яңгырады. Иң күңелле момент свода катнашучыларның әниләренә бүләкләр тапшыру булды. Алар оештыручыларга чара өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.