2 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл активистлары белән берлектә "Сабантуй" милли бәйрәмен үткәрү өчен бүләкләр җыйдылар. Завод Нырты һәм Олы Нырты авыл урамнары буйлап гармун астында татар халык җырларын җырладылар, авыл халкы матур гадәт буенча алдан әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар, рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр, ел уңышлы, тыныч һәм бәхетле булсын дип теләкләрен җиткерделәр.