"Дуслык каруселе"

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

 1 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дуслык" мәктәп  лагере белән берлектә "Дуслык каруселе"балалар сабантуе үткәрделәр. Бу бәйрәмдә,  балалар татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныша , шуңа күрә мондый чараны оештыру балаларга патриотик, милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Тантаналы ачылыштан соң уеннар башланды. Чүлмәк вату, таяк һәм аркан тартышу, капчык киеп йөгерү - барлык бу ярышларда да балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Алып баручылар балаларның күңелен ачты-тизлеккә, бии белүгә һәм зирәклеккә милли конкурслар үткәрде! Балалар "Алтын балык" тотуда күзләрен йомып әйберләр кисүдә дә ярыштылар. Уеннарда катнашучыларның һәркайсы бүләккә лаек булды. Бәйрәм азагында күңелле көй уйнап җибәрде, барысы да туйганчы биеделәр. Балалар Сабантуе күңелле һәм эчтәлекле узды. Бер генә бала да призсыз калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International