28 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре өлкән буын өчен «Бездән зарядка-сезнең өчен сәламәтлек»дигән флешмоб үткәрделәр. Барлык катнашучылар да ритмик музыка астында файдалы күнегүләр һәм бию хәрәкәтләрен рәхәтләнеп башкардылар. Җиңел йөгерү, иелү, гәүдәне бору, чүгеп утыру, кул хәрәкәтләре һәм башка бик күп күнегүләр. Зарядка организмны тонизацияли, сөяк-мускул аппаратының ныгуына, йөрәк-кан тамырлары, сулыш, нерв системаларының үсешенә ярдәм итә. Көн буена күтәренке, шатлыклы кәеф тудыра. Көндәлек күнегүләр белән шөгыльләнүгә гадәт тәрбияли.Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм активлык йоктырдылар, зарядка, хәтта иң кыскасы да, көн буена күңел күтәренкелеге бүләк итәр.