Тәмәке тарту-ул гадәт түгел, ә кеше белән идарә итә торган көчле ихтыяҗ. Тәмәке эпидемиясе халык сәламәтлеге өчен дөньяда кайчан да булса барлыкка килгән иң җитди куркынычларның берсе булып тора. 31 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан «Зарарсыз тәмәке юк»дигән акция үткәрделәр.Белгечләр тәмәке тартуның кешегә, бигрәк тә яшь кешегә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр һәм беркайчан да кулларына тәмәке алмаска, ә дөрес сайлау ясарга - үз сәламәтлегеңне сакларга чакырдылар. Яшүсмерләргә «Тәмәке томаны алдау» буклетлары таратылды, аларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм бу начар гадәт белән ничек көрәшергә кирәклеге турында бик күп файдалы мәгълүмат бар иде. Мәгълүмати материалларда никотинның организмга тәэсире турында фактлар, тәмәке тартудан баш тарту буенча киңәшләр һәм тәмәкегә бәйлелек аркасында килеп чыккан авырулар статистикасы бар иде. Авыл халкы буклетларны кызыксынып кабул итте, күпләр файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде.Бергәләп без тәмәке тартуның куркынычлыгы турында хәбәрдарлыкны күтәрә һәм һәркемгә үз сәламәтлеге турында кайгыртырга ярдәм итә алачакбыз!