Сабантуй алдыннан «Яулык җыю» дигән борынгы татар йоласы уза. Бәйрәм башланырга бер атна кала авыл кешеләре бүләк җыя башлый. Сабантуй батырларына бүләк ителәчәк яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр традицион санала. . Сабантуйга бүләк җыю традициясе хәзер дә яши, димәк, халык үз бәйрәмнәрен белә һәм хөрмәт итә. 30 май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авыл җирлеге белән берлектә, борынгы бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, милли халык бәйрәме алдыннан Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылларында төп бәйрәм — Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдылар. Җыр-биюләр белән авыл урамнары буйлап өйдән-өйгә йөреп, халыкны күңелле һәм якты Сабантуйга чакырдылар.