Бирнэ жыю

2026 елның 31 мае, якшәмбе

Сабантуйга бүләк җыю-татар халкының традициясе, ул бүген дә яши, димәк, халкыбыз үз мәдәниятенең тамырларын белә.

 30 майда, эби- бабайларыбыз традицияләренә тугры калып, төп бәйрәм-Сабантуйга бүләк җыюга чыктылар. Балалар, яшьләр һәм барлык теләүчеләр авыл буйлап йөрделәр, барысын да Сабантуйга чакырдылар, бүләкләр җыйдылар, күңелле халык җырлары җырладылар, авылдашлары белән биеделәр, күңел ачтылар. Күпләр үткәннэрне искэ тошеру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, чөнки гармун тавышы авылларда һаман да азрак ишетелә.

 Ахырда барысы да өстәл янына җыелдылар, һәм, әлбәттә инде, коймак , бәлеш һәм пәрәмәчләр һәм махсус бу чарага әзерләнгән башка тәм-томнар белән чәй эчтеләр,. Иганәчебезгә аерым рәхмәт белдерәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International