Мөгаен, тулаем дөньяда бөек рус шагыйренең исеме таныш булмаган укучы юктыр. Аның әкиятләрен, шигырьләрен, поэмаларын, повестьларын укымаган кеше юктыр. Аның әсәрләрендәге геройлар Гүзәл, гаҗәеп һәм сихри дөньяга мавыктыралар. Пушкинны гомер буе укырга мөмкин һәм кирәк. 28 март көнне Иштуган авыл китапханәсе мөдире, Иштуган мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, балалар өчен «А.С. Пушкинның яраткан әкият геройлары»дигән уен-викторина үткәрде. Башта алып баручы балаларны кыскача шагыйрь тормышының һәм иҗатының төп этаплары, әсәрләре белән таныштырды. Аннары укучылар яраткан әкиятләре буенча викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. Алтын балык, Алтын әтәч, Князь Гвидон, Патша кызы Аккош һәм башка персонажлар әле яңа гына бөек шагыйрь каләме астыннан чыккан кебек. Әкиятләрдән, шигырьләрдән өзекләр яңгырады, соңыннан балалар аларны иллюстрацияләделәр. Викторинада катнашучыларның барысы да үзләре өчен күп яңалыклар белделәр, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.