Язгы каникуллар вакытында "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты үз эшен дәвам итә. Бүген, 28 март көнне, Югары Симет урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары кыңгырауларның тылсымлы дөньясына эләктеләр. Балаларны төрле әкият геройлары: эт белән Мәче һәм, әлбәттә, Убырлы карчык каршы алды, алар балалар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер - класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем ясадылар.