Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык булдыру чарасы. 29 мартта Халыкара театр көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тылсымлы театр дөньясы” дигән әдәби – музыкаль программа урнаштырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре театр тарихын, аның төрләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Татар театры турында презентация күрсәтелде. Балалар үзләре актёрлар ролендә булып, пантомима, сәхнә теле, пластика кулланып, биремнәр үтәделәр. Ахырдан түбәндәге нәтиҗә ясалды: театр ул – әдәбиятны да, музыканы да, хореографияне дә, вокалны да, сурәтләү сәнгатен дә үз эченә сыйдырган бердәнбер сәнгать төре.