Байлар Сабасы «Гаилә» паркында Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы елның матур вакыты - җәйгә багышланган "Күңелле магнитлар" дигән мастер -класс үткәрде. Җәй - безгә төрле төстәге чәчәкләр, тәмле сюрпризлар, якты мизгелләр бүләк итә торган гүзәл чор. Балалар рәхәтләнеп режиссер ярдәмчесе Корбанова Рамилә әйткән табышмакларны чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Дания Гомәр кызы ярдәмендә балалар картина - магнит үрнәкләрен буядылар. Чара балаларга бик ошады.
28 июнь көнне Бигәнәй авыл йортында Бөтенроссия Яшьләр көненә багышланган дискотека үтте. Яшьлек - һәр кеше тормышындагы бик яхшы чор, күңел халәте. Эзләнү, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты, бу чәчәк ату яше, тәҗрибә туплау, игелекле эшләрне тормышка ашыру чоры. Нәкъ менә яшьләр дөньяны яхшы якка үзгәртә. Бию кичәсе - күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек. Күңелле, дустанә мохит, матур бию музыкасы һәм яраткан көйләр чын бәйрәм атмосферасы тудырды. Дискотека башланыр алдыннан яшьләр белән сәламәт яшәү рәвеше, киләчәккә максатлар турында әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар артистлык һәм бию осталыгын күрсәттеләр.
26 июнь-Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Наркоманияне, һич арттырмыйча, безнең гасырның иң куркыныч күренеше дип атарга мөмкин. Аның мәкерле ятьмәләренә көннән-көн проблемалардан һәм стресстан качарга тырышучы кешеләр күбрәк эләгә. Нәкъ менә шуның өчен Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне булдырылды да инде.ул бөтен кешелеккә шушы коточкыч авыруны искә төшерә. 24 июнь көнне Бигәнәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Бер генә тапкыр гомер бирелә»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелделәр. Мәдәният йорты мөдире начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, үз тормышыңны наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйлану турында тормыштан мисаллар китерде.
20 нче июнь көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Интернетта куркынычсызлык” темасы буенча мәгълүмати әңгәмә узды .Чара барышында катнашучылар ачыктан-ачык һәм яшерен янаулар турында, шулай ук шәхси мәгълүматларны саклау һәм челтәрдә куркынычсыз тәртип ысуллары турында белделәр. Балигъ булмаганнарның иминлеге мәсьәләләренә һәм ата-аналарга интернетта балаларны контрольдә тоту һәм аларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәргә аерым игътибар бирелде.Барлык катнашучыларга интернеттан имин файдалану буенча файдалы киңәшләр белән белешмәлекләр би
Халыкара Әтиләр көне - игелекле һәм күңелле бәйрәм. Бу - ата бурычларына тугрылык, балаларына чиксез мәхәббәт һәм сабырлык белән карарга сәләтлелек бәйрәме. Бу үз уллары һәм кызлары өчен каһарманнар, үрнәк булган һәм, гомумән, танылган җырдагы кебек, "теләсә нәрсә" булдыра алган кешеләр өчен, үрнәк әтиләрне хөрмәтләү көне.
Бәйрәм алдыннан, Бигеней авылы мәдәният йорты мөдирәсе « Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен « Минем Әтием - иң яхшы Әти» исемендәге рәсем конкурсы үткәрде.
Кечкенә балалар әтиләре, бабалары, әти-әниләре турында сөйләделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Аннары балалар әтиләре турында рәсемнәр ясадылар һәм буядылар.
Чара бик күңелле булды. Бу чара гаиләдә балалар һәм аларның әтиләре арасындагы мәхәббәтнең мөһимлеге турында бик яхшы искә төшерү булды.
8 июнь көнне Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм музей-мэдрэсэ, Бигәнәй мәдәният йорты һәм Мамалай авылы клубы, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә татар милли бәйрәмен "Сабантуй" оештырдылар һәм уздырдылар. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Ш.А., "Саба" ҖЧҖ директоры урынбасары Шәймәрданов Р.Р., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. һәм Алмаз хәзрәт чыгыш ясадылар. Күпьеллык традиция буенча, авыл оешмалары авыл хуҗалыгыда эшләгән хезмәт алдынгыларын мәйданда хөрмәтләделәр һәм тырыш хезмәтләре өчен бүләкләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуй башлангычында һәм милли уеннар оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәм барысында да якты һәм уңай тәэсирләр калдырды.
11 нче июнь көнне Бигәнәй мәдәният йортында Россия көненә багышланган танып белү программасы үткәрелде.Катнашучылар чара барышында безнең илебез Россиянең символикасы, тарихы турында өйрәнделәр. Интеллектуаль уеннарда катнашып Росияя тарихы турында сорауларга җавап бирделәр, халык мәкальләрен искә төшерделәр. Бу чара Туган илебез-Россиягә карата мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итте.
2025 елның 31 нче маенда Бигәнәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл яшьләре белән бергә "Сабантуй" милли бәйрәменә "Бүләкләр җыю" традицион халык йоласын оештырдылар.
Бүләкләр җыйганда гармун уйнауган күңелле музыка астында халык җырлары яңгырады. Халык кунакларны ачык чырай белән каршы алды. Авылдашлар уеннар һәм ярышлар үткәрү өчен бәйрәмгә бүләкләрне бик юмарт өләштеләр, теләкләр теләделәр , бәйрәмгә сөенделәр. Балалар зурлар белән бергә авыл буйлап йөрделәр һәм бүләкләр җыярга булыштылар, конфетлар җыйдылар. Бәйрәм йоласы барысына да бик ошады
16 нче май көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында "Күңелле яз"дип исемләнгән уеннар узды. "Акыллы песилэр" һәм "Кечкенә йолдызлар" командаларына бүленеп, балалар күңелле, мавыктыргыч уеннарда көч сынаштылар. Төеннәрне бәйләделәр һәм тизлеккә төеннәрне чиштеләр. Бер үк вакытта бирелгән сорауларга җавап биреп, акча санадылар. «Син - мин» конкурсында тиз һәм бергәләп эшли белүләрен күрсәттеләр. Уеннар күңелле узды.
15 нче май көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында ,Халыкара гаилә көне" - дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чарада ,,Ромашка"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.Мәдәният йорты мөдире катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Гаиләдә туганнарны һәм якыннарны берләштерүче изге традицияләрне саклау турында сүз барды. Чарада катнашучылар гаилә тормышының серләре һәм киңәшләре белән уртаклаштылар, гаилә тарихы турында сөйләделәр, буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре һәм реликвияләре турында шулай ук сөйләштеләр. Балалар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, шигырьләр сөйләделәр.