Мастер-класс “Күңелле магнитиклар”

2025 елның 13 июле, якшәмбе

Байлар Сабасы «Гаилә» паркында Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы елның матур вакыты - җәйгә багышланган "Күңелле магнитлар" дигән  мастер -класс үткәрде. Җәй  - безгә төрле төстәге чәчәкләр, тәмле сюрпризлар, якты мизгелләр бүләк итә торган гүзәл чор. Балалар рәхәтләнеп режиссер ярдәмчесе Корбанова Рамилә әйткән табышмакларны чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Мәдәният йорты мөдире Дания Гомәр кызы  ярдәмендә балалар картина - магнит үрнәкләрен буядылар. Чара балаларга бик  ошады.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International