Б.Арташ Экскурсия с детьми "Любимые уголки родной природы"

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

10 нчы июнь көнне Олы Арташ авыл клубы «Кояшкай» мәктәп яны лагере катнашында Ике Басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә табигатькә экскурсия үткәрделәр. Экскурсия башланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар. Экскурсия үсеп килүче буында табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында оештырылды. Чара барышында балалар туган табигатьнең матурлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләделәр, үзләренең беренче балык тотуларын хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Шулай ук «Китап аша табигать дөньясына» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Китаплар балаларга туган җирне, үсемлекләрне, елгаларның һәм һаваның чисталыгын ничек саклап калырга икәнен күрсәтер. Саф һавада экскурсиядән барысы да канәгать калдылар һәм туган авылыбызның матурлыгына гаҗәпләнделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International