Бөтенроссия Яшьләр көненә багышланган дискотека

2025 елның 29 июне, якшәмбе

28 июнь көнне Бигәнәй авыл йортында Бөтенроссия  Яшьләр көненә багышланган дискотека үтте.  Яшьлек - һәр кеше тормышындагы бик яхшы чор, күңел халәте.  Эзләнү, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты, бу чәчәк ату яше, тәҗрибә туплау, игелекле эшләрне  тормышка ашыру чоры. Нәкъ менә яшьләр дөньяны яхшы якка үзгәртә. Бию кичәсе - күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек. Күңелле, дустанә мохит, матур бию музыкасы һәм яраткан көйләр чын бәйрәм атмосферасы тудырды. Дискотека башланыр алдыннан яшьләр белән сәламәт яшәү рәвеше, киләчәккә максатлар турында әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар артистлык һәм бию осталыгын күрсәттеләр.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International