«Россиянең бөек символлары»- мәгълүмат сәгате

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Россиядә Дәүләт флагы көнен ел саен 22 августта билгеләп үтәләр. Флаг көне -Россиянең дәүләт символикасына һәм хәзерге тарихына багышланган чагыштырмача яшь бәйрәм .22 август көнне  Бигәнәй авыл мәдәният йорты  китапханә белән берлектә балалар  өчен «Россиянең бөек символлары»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучы балалар флагның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныштылар. Алып баручылар «триколор " ның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, дәүләт символлары турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, Ватан турында шигырьләр укыдылар.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International