15 нче август көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без хәтерлибез, без горурланабыз »дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында мәдәният йорты мөдире Бөек Ватан сугышы геройлары һәм сугыш кырларындагы батырлыклар, сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы турында сөйләде. Китапханәче К.Симоновның «Көт мине һәм мин кайтырмын»дигән шигырен укыды. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар Бөек Ватан сугышы, Җиңү турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Соңыннан катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.