«Минем яраткан йорт хайваннарым» -Халыкара Песиләр көненә танып белү викторинасы.

2025 елның 8 августы, җомга

“Татарстанда җәй” проекты кысаларында,  Бигәнәй авыл мәдәният йорты мөдире Фатхрахманова Д.Г., Халыкара Песиләр  көненә багышланган “Минем яраткан йорт хайваннарым” дигән танып-белү викторинасы һәм магнитиклар ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Чарада балалар мәчеләр турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр: анда беренче тапкыр мәче кешегә ничек ияләшкән, Россиядә мәче кайчан барлыкка килгән. Балалар  уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар: «Танышырга рөхсәт итегез» конкурсында песи  геройларының исемнәрен искә төшерделәр, мәченең кыргый туганнары турында табышмаклар таптылар, «Песиләр семьясы  А дан Я кадәр » викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр, «Ышанмыйм» уенында мәчеләр тормышыннан күп кенә яңа фактлар белделәр.

Балалар үзләренең яраткан мәчеләре турында күңелле истәлекләр  белән уртаклаштылар. Песиләр белән бәйләнешле билгеләрне искә төшерделәр: кара мәче юлыңа чыкса, нишләргә? Яңа өйгә  беренче булып нигә песине кертәләр һәм башкалар ышанулар бик кызыклы булды. Мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы магнитлар ясау буенча мастер-класс үткәрде, анда балалар үзләренең яраткан мәчеләрен магнитларда  сурәтләделәр. Чара барысына да бик ошады. Балалар алмалар һәм конфетлар белән сыйландылар, үз куллары белән ясалган оригиналь магнитлар белән өйгә кайтып киттеләр.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International