Әңгәмә “Интернетта куркынычсызлык”

2025 елның 22 июне, якшәмбе

20 нче июнь  көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында  китапханә белән берлектә “Интернетта куркынычсызлык” темасы буенча мәгълүмати әңгәмә узды .Чара барышында катнашучылар ачыктан-ачык һәм яшерен янаулар турында, шулай ук шәхси мәгълүматларны саклау һәм челтәрдә куркынычсыз тәртип ысуллары турында белделәр. Балигъ булмаганнарның  иминлеге мәсьәләләренә һәм ата-аналарга интернетта балаларны контрольдә тоту һәм аларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәргә аерым игътибар бирелде.Барлык катнашучыларга интернеттан имин файдалану буенча файдалы киңәшләр белән белешмәлекләр бирелде.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International