« Туган авылыбызның табигате”- табигатькә экскурсия

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Һәр кешенең үз туган төбәге— туган ягы бар. Кече Ватаныбыз белән танышу максатыннан 26 августта туган як табигатенә экскурсия үткәрелде. Экскурсия башында Бигәнәй мәдәният йорты мөдире һәм китапханәче балаларга авыл тарихы турында сөйләделәр. Үз авылыңны, аның тарихын белү-гражданның мактаулы бурычы. Чөнки туган якка, аның табигатенә һәм тарихына, аның кешеләренә булган мәхәббәттән Туган илгә мәхәббәт башлана. Сәфәр барышында балалар, безнең якларда нинди агачлар һәм үсемлекләр үсүен, урманнарда нинди хайваннар һәм кошлар яшәвен искә төшерделәр. «Без Ватанны нәрсә дип атыйбыз», «Табигать серләре», «Тасвирлама буенча бел» конкурсларында катнашып, балалар зирәклек һәм логик фикерләү күрсәттеләр. Мавыктыргыч сәяхәт шулай ук хәрәкәтчән уеннар белән үрелеп барды. Балалар үзләренең сәяхәтләреннән бик канәгать калдылар . Алар үз авыллары турында бик күп яңалыклар белделәр.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International