Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 25 апрельдә Яңа Мичән авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә «Мәңге яши Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигъри кичә уздырылды.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салучы һәм аның классик стилен булдыручы бөек шагыйрь булып кереп калды. Кыска гомер кичерсә дә, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысыннан күбрәген балалар әдәбияты тәшкил итә, аның шигырьләре туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган.
Чара барышында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның биографиясе, тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар, бөек әсәрләре белән таныштырылды. Шагыйрьнең төрле тематикадагы шигырьләре укып күрсәтелде. Авылыбыз шагыйрәсе Ибраһимова С.М. Г.Тукайга багышланган шигырьләр укыды.
Чарага бөек шагыйрь әсәрләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларга күзәтү үткәрелде.
Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган, татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
p { color: #000000; line-height: 100%; text-align: justify; orphans: 0; widows: 0; margin-bottom: 0cm; direction: ltr; background: transparent }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.cjk { font-family: "Source Han Sans CN Regular"; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.ctl { font-family: "Lohit Devanagari"; font-size: 12pt; so-language: ru-RU }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }