15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан, Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья-Чурчи авыл клубы, Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде. Әфган сугышы һәм башка локаль хәрби конфликтлар ветераннары чараның мактаулы кунаклары булды. Авыл клубы мөдире Фәттахова и.н. катнашучыларга Фердинандның балачагы һәм яшьлеге ничек узганын сөйләде һәм армия альбомыннан фотосурәтләр, бүләкләр һәм хатлар күрсәтте. Сугыш турында сөйләү авыр, ләкин безнең аны онытырга хакыбыз юк: кайтмаганнар турында да, җаны гарипләнеп кайтканнар турында да. Сугышчы-интернационалистларга, барлык сугышлар ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек телибез. Үзенең чыгышында Саба район Сугышчан туганлык бүлеге җитәкчесе Әхмәтшин Илшат Зиннурович чыгыш ясады. Бер минут тынлык белән һәлак булган геройларны искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.
14 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында барлык гашыйклар көненә багышланган «Вечер любви» исемле күңел ачу программасы үтте. Бу вакыйга барлык катнашучылар өчен җылылык, мәхәббәт һәм шатлык белән тулы иде. Кызыклы конкурслар һәм уеннар программаның бизәге булды. Чара барысын да дулкынландыргыч хис-кичерешләр һәм бердәмлек атмосферасына чумдырды. Катнашучыларның үзләренең тәэсирләре белән уртаклашу һәм бу искиткеч кичәдә яңа дуслар белән очрашу мөмкинлеге бар иде.
14 февраль көнне Олыяз мәдәният йортында Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Җыр керсен күңелгә» дигән концерт оештырды. Чара «Хәтфә» композициясе чыгышы белән башланып китте. Коллективта катнашучылар традицион җырлар, күңел җырларын гармунга һәм мини-постановкаларга кушылып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый вакыйга буыннар арасындагы элемтәне ныгытып кына калмый, ә бәлки үзәктә җылы атмосфера тудырырга ярдәм итә, кешеләрнең йөрәкләрен шатлык һәм өмет белән тутыра. Тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм кул чаптылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Соңыннан катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчесе ,Ике Басу Арташ китапханәчесе ,Чабя Чурчи авыл клубы белән берлектә, якташыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа энесенен балачагы һәм яшьлеге ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, орденнарын һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында моңсу шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды.. Чара ахырында очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчесе ,Ике Басу Арташ китапханәчесе ,Чабя Чурчи авыл клубы белән берлектә, якташыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа энесенен балачагы һәм яшьлеге ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, орденнарын һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында моңсу шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды.. Чара ахырында очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
13 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Шүрәледә кунакта»исемле музыкаль-театральләштерелгән комедия күрсәтелде. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, клуб берләшмәләрендә катнашучылар тамашачыларга гыйбрәтле комедия тәкъдим иттеләр. Комедия музыкаль номерлар, күңелле биюләр белән чиратлашып барды. Шулай ук бу чарада Өтернәс авыл клубы мөдире И.Гыйльфанова да катнашты. Һәр тамашачы программаның төрлелегеннән канәгать калды, якты уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке рух алды.
13 февраль көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә үз куллары белән эшләнмәләр конкурсы үткәрде. "Йөрәкләр-валентинка символы". "Валентинка" - йөрәк формасындагы открытка – Изге Валентин көне символы-14 февральдә бәйрәм ителә торган барлык гашыйклар бәйрәме. » Валентинкалар " төрле була, ләкин йөрәк рәвешендәге бер форма үзгәрешсез кала. Бәйрәм башланыр алдыннан бәйрәмнең тарихы белән таныштык һәм рәхәтләнеп эшкә керештек. Үз кулларың белән бүләк алу бик күңелле бит.
15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 12 февраль көнне Керәнне авылы клубы, Иске Мичән мәдәният йорты, Түбән Симет авыл клубы , Яңа Мичән авыл китапханәләре бергәләп Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан «Әфганстан-исемең шигъри синең» музыкаль-патриотик кичә үткәрделәр. Керәнне авыл клубында узган чарага сугышчан хәрәкәт ветераннары Галимуллин Айрат һәм Галимуллин Айдар чакырылган иде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында үз хезмәт бурычларын үтәгән һәм Ватаннан читтә һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе уза, ул көн саен батырлык күрсәтеп, чын батырлык күрсәткән каһарманнарга рәхмәт һәм ихтирам белдерүгә юнәлдерелгән. Олы Нырты мәдәният йортының клуб берләшмәләренә йөрүчеләр , авыл китапханәсе белән берлектә,бу акциядән читтә калмыйлар һәм бик күңелне нечкәртә торган хатлар язалар, чөнки хәзер Россия солдатларына безнең мораль ярдәм кирәк. Үзләренең хатларында балалар хәзер үз бурычларын үтәүчеләргә, баш өстендә саф һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр. Алар сугыш хәрәкәтләренең уңышлы тәмамлануын һәм солдатларның исән-сау кайтуларын теләделәр. Чара азагында сугыш еллары җырлары, аларны тудыру тарихы, солдатларыбызны фронтка озату һәм азат ителгән шәһәрләрдә каршы алу турында сөйләштеләр. Балалар үзләре гитарага җырлар җырладылар.
1 1 февраль көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә «Солдатка хат»махсус хәрби операциясенә ярдәм йөзеннән патриотик акция булып узды. Акция кысаларында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы, шулай ук мобилизацияләнгән, хәрби әзерлек узучы солдатларга хатлар яздылар. Егетләр үзләренең хатларында солдатларыбызга рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр . Укучылар хатлар язып кына калмадылар, рәсемнәрен дә куйдылар. Акциядән соң Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр хатны "солдат өчпочмагы" рәвешендә ясадылар, хатларны хатлар җыю пунктына тапшырачаклар.