«Кан басымыңны үлчә» - мәгълүмат сәгате

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Бүген, 8 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз табиблык амбулаториясе шәфкать туташы С.Г. Мингәрәева катнашында Бөтендөнья өлкән буын кешеләре өчен сәламәтлек көненә багышланган «Кан басымыңны үлчә» темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның максаты-халыкның игътибарын үз сәламәтлегенә җәлеп итү, аларга хәвеф-хәтәр факторлары һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирү. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары беренче урында тора. Профилактика чараларының берсе булып артериаль басым дәрәҗәсен даими контрольдә тоту тора. Белгеч даими үзконтрольнең әһәмияте турында сөйләде, шулай ук югары кан басымы куркынычын арттыра торган факторлар, шулай ук кан басымын төшерү ысуллары турында сөйләде.

 Бөтендөнья сәламәтлек көне-үзенең иминлеге, сәламәтлеге һәм нык рухы турында кайгыртучы һәркем өчен мөһим бәйрәм. Йөрәгегезне саклагыз! Исән булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International