"Безнең канатлы дуслар"-танып - белү сәгате

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Кешене гомер буе зур һәм кечкенә, кыргый һәм йорт кошлары чолгап ала. Алар безне үзләренең җырлары белән сөендерәләр, бакчаларны, яшелчә бакчаларын саклыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Әмма кошлар да кеше ярдәменә мохтаҗ, бигрәк тә кышкы вакытта, аларга азык җитмәгәндә.

5 апрель көнне Чабья-Чурчи авыл клубында "Безнең канатлы дуслар"дигән танып- белү сәгате узды. Чара барышында балалар яз көне нинди кошлар очып кайтуы, ә кайсылары ел буе безнең белән яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Алар викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, канатлы кошлар турындагы табышмакларны чиштеләр. Исемнәрендә кошлар очрый торган әдәби әсәрләрне, әкиятләрне искә төшердек. «Канатлы дусларыбыз ничек яши», «Кошлар турында кем кайгырта», “Кошлар файда яки зыян китерәме?", "Кошлар ашханәсендә меню", "Ни өчен кошлар азрак булды?" дигән сорауларга да җавап бирделәр. Балалар үз җирләрендәге кошларның төрле төрләре турында, тышкы кыяфәтенең, үз-үзләрен тотышының үзенчәлекләрен белделәр. Чара азагында балалар кошлар белән дус булырга һәм аларны яклаучы булырга вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International