Спектакль “ Әбиләргә ни җитми?”

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

5 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Мишәбаш мәдәният йорты, Явлаштау китапханәсе һәм "Сәләт" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр  катнашында Флорида Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?"әсәре сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Һәр артист үз ролен оста һәм күңел белән башкарды. Тамашачылар спектакльне сокланып карадылар. Тамашачыларның көчле алкышлары, җылы сүзләре, изге теләкләре артистларның чыгышларының халык күңеленә үтеп керүен күрсәтә. Алар уңай хис-кичерешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International