ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

5 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Мишәбаш мәдәният йорты, Явлаштау китапханәсе һәм "Сәләт" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр  катнашында Флорида Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?"әсәре сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Һәр артист үз ролен оста һәм күңел белән башкарды. Тамашачылар спектакльне сокланып карадылар. Тамашачыларның көчле алкышлары, җылы сүзләре, изге теләкләре артистларның чыгышларының халык күңеленә үтеп керүен күрсәтә. Алар уңай хис-кичерешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Мишәбаш мәдәният йорты

4 апрель көнне Курсабаш мәдәният йортында Мишәбаш мәдәният йорты, Явлаштау китапханәсе һәм "Сәләт" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр  катнашында Флорида Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?"әсәре сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Һәр артист үз ролен оста һәм күңел белән башкарды. Тамашачылар спектакльне сокланып карадылар. Тамашачыларның көчле алкышлары, җылы сүзләре, изге теләкләре артистларның чыгышларының халык күңеленә үтеп керүен күрсәтә. Алар уңай хис-кичерешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Мишәбаш мәдәният йорты

Нәүрүз, көн белән төн тигезләшүне анлата. Нәүрүз табигатьнең һәм кешелекнең яңаруын, чистарынуын һәм яңа тормыш башлануын символлаштыра.

6 апрель көнне Мишәбаш мәдәният йортында Явлаштау китапханәсе белән берлектә  бик матур бәйрәм оештырылды. Әлеге бәйрәмгә мавыктыргыч һәм бай программа әзерләнеп чарага  бәйрәмнең хуҗабикәсе "Нәүрүзбикә" дә чакырылган иде.Ул барысын да бәйрәм белән котлап һәркемгә тынычлык һәм муллык теләде. Бәйрәм кунаклары бергә җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар.

Авыл халкы катнашында ярминкә оештырды, төрле тәм-томнар һәм камыр ризыклары саттылды.

Чара азагында авылдашлар тәмле чәй , коймак һәм "Карга боткасы"боткасыннан авыз иттеләр. Тамашачылар чарадан күтәренке кәеф, бәйрәм рухы алып таралыштылар.

Тэги: Мишәбаш мәдәният йорты

11
март, 2025 ел
сишәмбе

 

Мишәбаш авылы мәдәният йортында Евлаштау китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә , халыкара хатын-кызлар көненә һәм изге Рамазан аена багышланган бик матур, тэрбияви чара үткәрелде.

Бәйрәм кичәсе рамазанның рухи әһәмиятен – шәфкатьлелеген искэ төшерүче Коръән сүрәләрен укудан башланды. Чара барышында хатын – кызларны якынлашып килүче бәйрәм-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, чакырылган авылдашлар, Туган жиребездэ тизрәк тынычлык урнаштыру һәм якташларының исән-сау кайтуын сорап дога кылдылар.

Әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырырга материаль ярдэм иткэннэре өчен иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Тэги: Мишәбаш мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International