Мишәбаш авылы мәдәният йортында Евлаштау китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә , халыкара хатын-кызлар көненә һәм изге Рамазан аена багышланган бик матур, тэрбияви чара үткәрелде.
Бәйрәм кичәсе рамазанның рухи әһәмиятен – шәфкатьлелеген искэ төшерүче Коръән сүрәләрен укудан башланды. Чара барышында хатын – кызларны якынлашып килүче бәйрәм-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, чакырылган авылдашлар, Туган жиребездэ тизрәк тынычлык урнаштыру һәм якташларының исән-сау кайтуын сорап дога кылдылар.
Әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырырга материаль ярдэм иткэннэре өчен иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.