Нәүрүз, көн белән төн тигезләшүне анлата. Нәүрүз табигатьнең һәм кешелекнең яңаруын, чистарынуын һәм яңа тормыш башлануын символлаштыра.
6 апрель көнне Мишәбаш мәдәният йортында Явлаштау китапханәсе белән берлектә бик матур бәйрәм оештырылды. Әлеге бәйрәмгә мавыктыргыч һәм бай программа әзерләнеп чарага бәйрәмнең хуҗабикәсе "Нәүрүзбикә" дә чакырылган иде.Ул барысын да бәйрәм белән котлап һәркемгә тынычлык һәм муллык теләде. Бәйрәм кунаклары бергә җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар.
Авыл халкы катнашында ярминкә оештырды, төрле тәм-томнар һәм камыр ризыклары саттылды.
Чара азагында авылдашлар тәмле чәй , коймак һәм "Карга боткасы"боткасыннан авыз иттеләр. Тамашачылар чарадан күтәренке кәеф, бәйрәм рухы алып таралыштылар.