ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2023 ел
якшәмбе

Табигатькә экскурсияләр балаларны экологик тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора, алар вакытында балалар кошларның җырлавын күрергә һәм ишетергә, үсемлекләрне өйрәнергә, табигатебезнең матурлыгына сокланырга мөмкинлек ала. Алар балаларга бик күп кызыклы мәгълүмат, тәҗрибә һәм уңай эмоцияләр бирәләр. 2 июль көнне  Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре. балалар өчен «Җәйге кәеф»темасына экскурсия уздырдык.Безнең авылда урнашкан матур болын буйлап экскурсия ясадык. Экскурсия уздырып, балаларга туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә, үз җирләре өчен горурлык уятырга тырышабыз. Балалар җиләкнең файдалы үзлекләре, аның халык медицинасында һәм сәнәгатендә киң кулланылуы, косметологиядә популярлыгы турында белделәр. Экскурсия вакытында балалар шулай ук болыннарда яшәүчеләр, үсемлекләр турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.(катнашты-.9)

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

   Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында 2 июль көнне “Остаз турында сөйләшәбез” дигән әңгәмә үтте. Үсеп баручы буынның тормышында остазларның тоткан урыны турында сөйләшенде. Ә балалар алар өчен остаз булып таянырдай, киңәш сорардай, серне сыйдыра торган әти-әниләре, туганнары, укытучылары, берләшмә җитәкчеләре торганны әйттеләр. Әңгәмә барышында “Түгәрәк уен”, “Татарстан” журналларының яңа саны белән таныштылар. Алардан милли кием, ризык буенча остазлар, яшь блоггерлар турында белделәр. Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

-- Җәй-маҗаралар һәм ачышлар, яңа танышулар, уеннар вакыты. 2 июльдә Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр өчен «бергә биибез» флешмобын үткәрәләр. Флешмобның максаты, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, актив тормыш позициясен формалаштыру, шатлык һәм рәхәтлек китерү, тормышыбызны яктырак һәм уңайрак итү. Башта китапханәче әңгәмә үткәрә," сәламәт яшәү рәвеше " дигән сорауга җавап таб." Аннары стадионга чыктылар, Рифат Сафин җитәкчелегендә балалар тиз арада флешмоб өчен гади хәрәкәтләрне өйрәнделәр һәм үз-үзләренчә биеделәр. Биюдә үзеңне иҗади рәвештә белдерү мөмкин, ә үз хисләреңне, шулай итеп, начар кәефтән котылу мөмкинлеге дә бар. Дуслар белән ритмик музыкага бию күңелле һәм бик яхшы! Барысы да уңай Җәйге кәеф белән тулыланды.

Тэги: Кече-Шиңар мәдәният йорты

 2 нче июль көнне Керәнне авылында ачык һавада үзешчәннәр көче белән әзерләнгән “Авылда яшәү рәхәт!” дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул иттеләр һәм артистларны көчле алкышларга күмделәр, кабат сорап җырлаттылар. Артистлар да тамашачыларга үзләренең энергиясен кызганмадылар - дәртле эстрада җырларын баянга кушылып җырланган татар халык көйләре алыштырды. Гитарага кушылып башкарылган җырларны тамашачы аеруча яратты. Күп кенә җырларны тамашачылар җырчыларга кушылып җырладылар. Авыр хезмәт көненнән соң арыган авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Иске Мичән мәдәният йорты белән берлектә әзерләнгән концерт программасын дискотека алыштырды. Очрашу тәмамлангач тамашачылар, матур кичке ял бүләк иткән  оештыручыларга һәм артистларга рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

2 июль конне Елыш авыл клубы модире балалар белэн бергэ "Табигать илендэ" дигэн исем астында табигатькэ экскурсия оештырды. Туган ягыбызнын матурлыгын куреп, аны яратырга хэм сакларга ойрэту максатыннан уздырылган элеге экскурсия барышында балалар белэн энгэмэ уздырылды. Безнен тирэ-ягыбызда усуче файдалы улэннэр белэн таныштык, табышмаклар эйтештек, истэлеккэ фотога тоштек. Ойгэ кайтканда балалар кыр чэчэклэреннэн букетлар ясадылар. Элеге уткэрелгэн экскурсия балаларга бик куп файдалы фикерлэр тупларга ярдэм итте. Табигатьне сакларга хэм якларга кирэклеген анларга булышты.

Тэги: Елыш авылы клубы

Җәйнең иң кызу чоры! Барлык авыл мәдәният йортларында һәм клубларында хезмәткәрләр балалар өчен чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Монда балалар күңелле ял итеп, вакытны файдалы үткәрә ала. Урамдагы уеннар туп, качышлы  , өстәл уеннары һәм викториналар белән чиратлашып уйналды. 2 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре :«Балачак-ул без» уен программасын үткәрделәр . Күчмә уеннардан соң стена газетасын традицион булмаган ысул -куллар белән рәсем ясап чыгардык. Балалар безнең мәдәният йортына бик теләп йөриләр, чөнки аларны көн саен яхшы остазлар, хезмәткәрләр һәм кызыклы, мавыктыргыч программалар көтә. 

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

2 июльдә Сулэ авыл клубында "Бергә укыйбыз, бергә уйныйбыз" әдәби-танышу программасы уздырылды.Чара балаларны жәйге ял һәм күңел ачу атмосферасына чумдылар, анда алар китаплар укыдылар, әкият табышмакларын яратып чиштелэр . «Әкият, мин сине беләм» викторинасы сорауларына дусларча һәм күңелле җавап бирделәр, иң танылган әдәби геройларның исемнәрен, әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын атадылар. Уен программасы күңелле, мавыктыргыч һәм белемле иде. Модир балаларга җәйге каникулларны мөмкин кадәр күңелле һәм файдалы итеп үткәрергэ кирэген искә төшерде. Балалар күңелле һәм кызыклы вакыт үткәрделәр, яхшы кәеф һәм ошаган китап белән киттеләр. 

Тэги: Сулэ авыл клубы

2 июльдә Урта-Саба авыл клубы бинасы артында клуб модире тарафыннан «Бәхетле балачак» исемле балалар Сабантуе оештырылды һәм үткәрелде. Балалар төрле спорт уеннарында һәм ярышларда үзара ярыштылар. Конкурсларда катнашкан һәм җиңгән өчен барлык катнашучылар бүләкләр белэн булэклэнделэр. Чара балаларга да, аларның әти-әниләренә дә, кунакларга да бик ошады.

Тэги: Урта Саба авыл клубы

1
июль, 2023 ел
шимбә

Тозлы камыр - искиткеч яхшы һәм уңайлы әйберләр дөньясы һәм һөнәрчелек өчен искиткеч материал. Камыр бик пластик һәм вак детальләрне эшләргә мөмкинлек бирә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә традицияләрне саклау темасына багышланган "Татар халкының милли аш - суы" дигән мастер-класс үткәрделәр . Чара барышында татар ашлары белән бәйле кызыклы сораулар бирелде, милли ашларның үзенчәлекләре турында сөйләнелде. Татар халык ризыклары әзерләү буенча тозлы камырдан мастер – класс күрсәттеләр.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

1 июльдә Лесхозск мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен «Веселуха» бию – күңел ачу программасын оештырдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International