ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Балалар һәм яшүсмерләрнең хокукый культурасын формалаштыру максатыннан 17 октябрьдә Керәнне авыл клубында “Хокук бозулар һәм җаваплылык” дип исемләнгән профилактик әңгәмә узды. Чараның төп максаты булып балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үз сәламәтлегенә грамоталы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру тора. Чара барышында укучылар балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы турында белделәр. Клуб мөдире укучыларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искә төшерде, шулай ук бу зарарлы гадәтләрнең (электрон тәмәке), тәмәке катнашмаларының, психотроп һәм токсик матдәләрнең куркыныч булуын аңлатты. Тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы темасы күтәрелде. Әлеге чара юкка гына узмады, балалар мәгълүматка җитди карадылар һәм үзләренә нәтиҗә ясадылар дип өметләнәсем килә. Законны үтәргә һәм үз хокукларын белергә һәркем бурычлы!

Тэги: Керәнне авыл клубы

10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. 10 октябрьдә Керәнне авыл клубында,  Мичән китапханәсе белән берлектә педагог һәм остаз елына багышланган  мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара укучыларны укытучы  һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштыру; укытучыларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; укытучы һөнәренең абруен күтәрү, укучыларда дуслык һәм толерантлык хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган. Укытучы-дөньядагы иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Яхшы укытучы - ул укучыларына белем бирүче кеше генә түгел, ә алар өчен чын дус, остаз һәм үрнәк булып тора. Без укучыларны «укытучы» һөнәренең тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштырдык, киләчәк һөнәрне аңлы рәвештә сайлау турында сөйләштек. Балаларга укытучыларның хезмәтләре һәм аларны кадерләргә һәм тыңларга кирәклеге турында сөйләдек. Китапханәче «Укытучы – изге  һөнәр иясе! " дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итте  һәм җентекле күзәтү үткәрде . Укытучыларга багышланган китаплар балаларда зур кызыксыну уятты.

Тэги: Керәнне авыл клубы

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 октября в нашей стране отмечают свой профессиональный праздник педагоги. Этот праздник объединяет людей, которые ежедневно отдают себя нужному для общества и страны делу – воспитанию и обучению детей, подготовке их к жизни в современном обществе. Учителя, которые ушли на пенсию и уже не преподают, могут остаться обделёнными вниманием. 4 октября заведующая Креннинским сельским клубом предложит  ученикам совместно поздравить педагогов, которые уже на пенсии. В  День учителя свою частичку праздника смогут  получить  пожилые педагоги-пенсионеры, которые  провели  всю жизнь у школьной доски и вышли на пенсию.  Заведующая сельским клубом,   вместе с детьми   сходит  в гости к людям, которые преподавали в  школе, скажут  много добрых слов и подарят  цветы и открытки, сделанные своими руками.

Тэги: Керәнне авыл клубы

5 октябрь көнне Керәнне авыл клубында укытучылар көне унаеннан hәм  өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган, "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга  Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Рафик улы үзенен изге теләкләрен җиткерде. Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Газинур Габдулхаков җитәкчелегендәге  "Нәүрүз" ансамбленын бай эчтәлекле концерт программалары  ямь өстенә ямь булды. Өлкәннәребез үзләре хөрмәтенә  багышланган hәр чыгышны яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә  җырлар,шигырьлэр янгырады. Бәйрәм кичәсенен икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек  хәтирәләрен янартып кунаклар вакытын узганын сизмәделәр дә. Урамда энгер- менгер төшкәч, оештыручыларга рәхмәтләр укып өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Оештыручылар: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

5 октябрь көнне Керәнне авыл клубында укытучылар көне унаеннан hәм  өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган, "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга  Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Рафик улы үзенен изге теләкләрен җиткерде. Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Газинур Габдулхаков җитәкчелегендәге  "Нәүрүз" ансамбленын бай эчтәлекле концерт программалары  ямь өстенә ямь булды. Өлкәннәребез үзләре хөрмәтенә  багышланган hәр чыгышны яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә  җырлар,шигырьлэр янгырады. Бәйрәм кичәсенен икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек  хәтирәләрен янартып кунаклар вакытын узганын сизмәделәр дә. Урамда энгер- менгер төшкәч, оештыручыларга рәхмәтләр укып өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Оештыручылар: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.

 

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

4  октябрьдә Укытучылар һәм Остазлар елы кысаларында һәм Укытучылар көне уңаеннан  Керәнне авыл клубында зур кызыксыну белән "Укытучылар көне белән!" дип исемләнгән стена газетасы чыгардылар. Чара башында балалар үзләренең укытучылары турында сөйләштеләр, алар катнашындагы  гыйбрәтле һәм кызыклы мәктәп хикәяләре белән уртаклаштылар, укытучы һөнәре – катлаулы, җаваплы, әмма бик кирәкле һөнәр дигән нәтиҗәгә килделәр. Кайбер катнашучылар киләчәктә үзләре укытучы булырга һәм балаларга белем бирергә  теләүләрен әйттеләр. Балалар үзләре стена газетасы дизайнын уйлап таптылар, рәсемнәр  ясадылар һәм төсле кәгазьдән көзге яфраклар  кисеп ябыштырдылар . Стена газетасына яфраклар ябыштырыр алдыннан, һәр бала яраткан укытучысы өчен котлау уйлап тапты  һәм аны көзге яфракка язды. Стена газетасы бик матур килеп чыкты.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Көз-елның иң матур вакыты: агач яфраклары алтын, кызгылт, кызгылт сары төскә манылган,  җир өсте көзге яфраклардан ясалган якты келәм белән капланган. 29 сентябрьдә Керәнне  авыл клубында «Көзнең өч нотасы» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Балаларга  миләш һәм өрәңге яфракларыннан көзге композиция ясарга тәкъдим ителде. Мастер класс дәвамында көз турында  җырлар яңгырады, шулай ук табигатьтәге үзгәрешләр, елның бу вакытында кошлар һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында әңгәмә алып барылды, елның алтын фасылы турында шигырьләрне искә төшерделәр. Бергәләп  иҗат итү нәтиҗәсендә балалар матур композицияләр ясадылар. Үз куллары белән тудырган матурлык  балаларга бик ошады.

Тэги: Керәнне авыл клубы

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

 

Табигатьнең көзләре булган кебек, гомернең дә язлары, көзләре була. Олыгайган саен гомернең язларын, җәйлэрен сагына, моңсулана кеше.  Табигатьтә алтын көз хакимлек иткән көннәрдә, 26 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире, «Балкыш» клуб берләшмәсенә  йөрүче өлкәннәрне  көзге табигатькә  «Көзләр җитә диеп моңсуланма» дип исемләнгән сәяхәткә чакырды.  Өлкәннәр табигать кочагында күп темаларга кызыклы әңгәмә кордылар, яшьлекләрен искә алдылар, үзләре белән булган кызыклы  вакыйгалар белән уртаклаштылар, үзләренең яшьлек җырлаларын  җырладылар, көзге табигатьнең  гүзәллегенә сокландылар. Сәяхәт барысына да бик ошады. Өлкәннәр яхшы кәеф белән таралыштылар.

Тэги: Керәнне авыл клубы

24
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

24 сентябрь көнне Керәнне авыл клубында  өстәл уеннары кичәсе уздырылды. Яшьләр бу кичне дуслары белән файдалы үткәрделәр. Егетләр дусларча аралаштылар һәм шаярттылар, телефоннардан ял иттеләр. Шашка һәм шахмат үзара аңлашуны тирәнәйтүгә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итүче тере аралашу өчен искиткеч сәбәп. Бу күңел тынычлыгы китерүче уен гына түгел, ә бәлки  тәрбия чарасы да. Шахмат һәм шашка уйнау фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади фантазияне, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Шахмат һәм шашка уйнап уздырган вакыт – заяга узган вакыт түгел, бу файдалы узган вакыт.

Тэги: Керәнне авыл клубы

23
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Көз - елның иң серле вакыты. Ул яшерен һәм тыныч кына яшеренә. Елның бу вакыты, рәссам табигатьне якты төсләргә буяй. 23 сентябрь көнне  Керәнне  авыл клубында мөдир балалар өчен  "Көзнең тылсымлы чәчәк бәйләме" дип исемләнгән мастер-класс уздырды. Традицион булмаган ысул белән рәсем ясау буенча мастер-класста клуб мөдире яфрак эзләре белән  көзге чәчәк бәйләме ясарга кирәклеген сөйләде һәм күрсәтте. Беренче эш итеп балалар композиция уйлап тапканнар, фон ясаганнар, вазаны буяганнар һәм бизәгәннәр. Язуны бастыру өчен Көз буяулары кулланылган. Буяуларны җепселле якка ясаганнар. Яфрак эзләрен фонга ясадык. Эш тәмамлангач, җитешмәгән детальләрне кисмәк ярдәмендә ясаганнар. Балаларда рәсем ясауның яңа техникасы күп хисләр уятты: гаҗәпләнү, шатлык. Мондый "чәчәк бәйләме" җылы, якты көзге буяулар белән яхшы кәеф бирәчәк.

Тэги: Керәнне авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International