5 октябрь көнне Керәнне авыл клубында укытучылар көне унаеннан hәм өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган, "Көзләрнен дә бар бит үз яме" дип исемләнгән бәйрәм тантанысына килгән чал чәчле әби-бабайларга, абый-апаларга Саба ҖЧҖ нен Мичән бүлекчәсе җитәкчесе Рамиль Рафик улы үзенен изге теләкләрен җиткерде. Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Газинур Габдулхаков җитәкчелегендәге "Нәүрүз" ансамбленын бай эчтәлекле концерт программалары ямь өстенә ямь булды. Өлкәннәребез үзләре хөрмәтенә багышланган hәр чыгышны яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Кичәдә шулай ук мөхтәрәм укытучыларыбызны котлап та, махсус хәрби операцияда булган егетләребез хөрмәтенә дә җырлар,шигырьлэр янгырады. Бәйрәм кичәсенен икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм концертыннан алган җылы тәэсирләр белән бүлешеп, яшьлек хәтирәләрен янартып кунаклар вакытын узганын сизмәделәр дә. Урамда энгер- менгер төшкәч, оештыручыларга рәхмәтләр укып өлкәннәребез өйләренә таралыштылар. Оештыручылар: "Исән-сау гына булыгыз, Сез безгә бик кирәк әле" дигән изге теләкләр белән әби-бабайларны озатып калдылар.