Курсабаш мәдәният йортының ,Сулэ авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән артистлар белән берлектә, Олыяз мәдәният йортына күчмә спектакль куйдылар. Вакыйгалар бер татар авылында бара. Спектакльдә төп рольләрне Миңлебикә исемле каенанасы, аның улы Сабит һәм килене Җәмилә уйный. Спектакль башында сәхнәгә каенана, аннары чиратлашып килен чыга. Алар икесе дә бер-берсеннән канәгать түгел, әмма икесе дә бакчада бәрәңге җыюда эшлиләр. Сабит колхозга яңа машина алырга китә.Аннары сәхнәгә Гыйльменисаның күршесе килеп чыга, ул начар ишетә, үзе ничек аңлый, шулай кешеләргә дә гайбәт сөйли. Гыйльмениса белән Миңлебикэ бер-берсенә киленнәре белән бәхет елмаймады дип зарланалар.Әңгәмә барышында Гыйльмениса дөрес аңламый, Җәмиләнең килене авыл советы башлыгы Нуриев белән очраша, дигән гайбәт тарата. Икенче күренеш-Җәмилэ белән Миңлебикэ өе эчендәге сәхнәдә, алар Сабитның кайтканын көтәләр. Сабит эштән кайтып, авыл кешеләренең нэрсэ сөйләвен хәбәр итә.