24 сентябрь көнне Керәнне авыл клубында өстәл уеннары кичәсе уздырылды. Яшьләр бу кичне дуслары белән файдалы үткәрделәр. Егетләр дусларча аралаштылар һәм шаярттылар, телефоннардан ял иттеләр. Шашка һәм шахмат үзара аңлашуны тирәнәйтүгә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итүче тере аралашу өчен искиткеч сәбәп. Бу күңел тынычлыгы китерүче уен гына түгел, ә бәлки тәрбия чарасы да. Шахмат һәм шашка уйнау фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади фантазияне, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Шахмат һәм шашка уйнап уздырган вакыт – заяга узган вакыт түгел, бу файдалы узган вакыт.