"Укытучылар көне белән!" дип исемләнгән стена газетасы чыгару.

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

4  октябрьдә Укытучылар һәм Остазлар елы кысаларында һәм Укытучылар көне уңаеннан  Керәнне авыл клубында зур кызыксыну белән "Укытучылар көне белән!" дип исемләнгән стена газетасы чыгардылар. Чара башында балалар үзләренең укытучылары турында сөйләштеләр, алар катнашындагы  гыйбрәтле һәм кызыклы мәктәп хикәяләре белән уртаклаштылар, укытучы һөнәре – катлаулы, җаваплы, әмма бик кирәкле һөнәр дигән нәтиҗәгә килделәр. Кайбер катнашучылар киләчәктә үзләре укытучы булырга һәм балаларга белем бирергә  теләүләрен әйттеләр. Балалар үзләре стена газетасы дизайнын уйлап таптылар, рәсемнәр  ясадылар һәм төсле кәгазьдән көзге яфраклар  кисеп ябыштырдылар . Стена газетасына яфраклар ябыштырыр алдыннан, һәр бала яраткан укытучысы өчен котлау уйлап тапты  һәм аны көзге яфракка язды. Стена газетасы бик матур килеп чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International