Балалар һәм яшүсмерләрнең хокукый культурасын формалаштыру максатыннан 17 октябрьдә Керәнне авыл клубында “Хокук бозулар һәм җаваплылык” дип исемләнгән профилактик әңгәмә узды. Чараның төп максаты булып балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үз сәламәтлегенә грамоталы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру тора. Чара барышында укучылар балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы турында белделәр. Клуб мөдире укучыларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искә төшерде, шулай ук бу зарарлы гадәтләрнең (электрон тәмәке), тәмәке катнашмаларының, психотроп һәм токсик матдәләрнең куркыныч булуын аңлатты. Тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы темасы күтәрелде. Әлеге чара юкка гына узмады, балалар мәгълүматка җитди карадылар һәм үзләренә нәтиҗә ясадылар дип өметләнәсем килә. Законны үтәргә һәм үз хокукларын белергә һәркем бурычлы!