Табигатьнең көзләре булган кебек, гомернең дә язлары, көзләре була. Олыгайган саен гомернең язларын, җәйлэрен сагына, моңсулана кеше. Табигатьтә алтын көз хакимлек иткән көннәрдә, 26 сентябрь көнне Керәнне авыл клубы мөдире, «Балкыш» клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәрне көзге табигатькә «Көзләр җитә диеп моңсуланма» дип исемләнгән сәяхәткә чакырды. Өлкәннәр табигать кочагында күп темаларга кызыклы әңгәмә кордылар, яшьлекләрен искә алдылар, үзләре белән булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, үзләренең яшьлек җырлаларын җырладылар, көзге табигатьнең гүзәллегенә сокландылар. Сәяхәт барысына да бик ошады. Өлкәннәр яхшы кәеф белән таралыштылар.