Көз-елның иң матур вакыты: агач яфраклары алтын, кызгылт, кызгылт сары төскә манылган, җир өсте көзге яфраклардан ясалган якты келәм белән капланган. 29 сентябрьдә Керәнне авыл клубында «Көзнең өч нотасы» дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Балаларга миләш һәм өрәңге яфракларыннан көзге композиция ясарга тәкъдим ителде. Мастер класс дәвамында көз турында җырлар яңгырады, шулай ук табигатьтәге үзгәрешләр, елның бу вакытында кошлар һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында әңгәмә алып барылды, елның алтын фасылы турында шигырьләрне искә төшерделәр. Бергәләп иҗат итү нәтиҗәсендә балалар матур композицияләр ясадылар. Үз куллары белән тудырган матурлык балаларга бик ошады.