1 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире табигатькә «Туган табигатьнең гүзәл почмаклары» дип исемләнгән эскурсия оештырды. Әлеге чараның максаты туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук җәйге каникуллар вакытында укучыларның актив ялын оештыру иде. Табигатькә экскурсияләр балаларга экологик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора. Табигать кочагында балалар һәм аларның әти-әниләре кошлар сайравын тыңладылар, туган авылның матурлыгына биеклектән сокландылар, җир җиләге белән сыйландылар, каен миллекләре, мәтрүшкә, ромашка җыйдылар. Балалар һзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларына җаваплар алдылар, бөҗәкләрне күзәттеләр, гербарий өчен яфраклар, чәчәкләр җыйдылар. Экскурсия файдалы һәм күңелле булды. Минемчә, табигать белән мондый очрашулар эзсез үтми, чөнки табигать, игелекле ана буларак, безне тәрбияли һәм рухи үсешебезгә тәэсир итә.
1 июльдә Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм авылдашлары тарафыннан Байлар Сабасы бистәсендәге «Олимп» паркында «Кичке уен»оештырдылар Кичә барышында татар халык уеннары тәкъдим ителде: "Наза", "Тубэтэй", "Голбану", "Ачык авыз","Бишпарлы",«Йөзек салыш», "Эклимэ", «Әл кирэк, гол кирэк», «Түгәрәк уен», «Этеп чыгышлы». "Капкалы" һәм башка күп нәрсәләр. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кичә гомуми җырлар, биюләр белән тәмамланды. "Кичке уен" бик күңелле, килеп чыкты, чын бәйрәмгә әверелде. Бу кичәгә килгән һәркем үзенең яшьлеген искә төшерде.
1 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «К.Насыйри мирасы»дигән әңгәмә үткәрделәр. Насыйри күп вакытны этнографиягә багышлый, фольклор җыя. Аның зур коллекциясендә татар халкы бай булган шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр, йолалар һәм гореф-гадәтләр бар. Насыриның «Абугалисина»повесте зур популярлык ала. Ул бу эштә 1872 елга кадәр эшли. Казанның фәнни җәмәгатьчелеге дә Насырига зур хөрмәт белән карый. Галим-агартучының күренекле хезмәтләрен ул озак еллар әгъза булган археология һәм этнография җәмгыяте таный. Галимнең этнография һәм тарих өлкәсендә үткәргән тикшеренүләрен галимнәр бу җәмгыять утырышлары вакытында кызыксынып тыңлыйлар.
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Шуны белергә кирәк: терроризм белән көрәшү генә түгел, аның барлыкка килүен кисәтү күпкә мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк. Тенеки авыл клубы мөдире 1 июль көнне "Антитеррор"темасына социаль-профилактик сәгате үткәрде. Әңгәмә барышында террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алыштылар. Һәркемнең илдәге тынычлык һәм тәртип өчен җаваплылыгы турында сөйләштеләр. Шулай ук катнашучылар "Антитеррор.Балалар куркынычсызлыгы!" буклетларын алдылар.
1 июль көнне балалар белән бергә"Кызыклы җәй" -дигән исем астында спорт уеннары программасы уздырылды.Спорт уеннарының максаты:балалардасәламәт яшәү рәвешен булдыру,спортка мәхәббәт уяту.Балалар "Иң җитез","Туплы"кебек эстафета уеннарында көчләрен сынадылар.Уеннар бик күңелле узды,балаларның барысы да көч сынашудан үзләренә энергия тупладылар, вакыт бик күңелле узды.
1 июль көнне балалар белән бергә"Кызыклы җәй" -дигән исем астында спорт уеннары программасы уздырылды.Спорт уеннарының максаты:балалардасәламәт яшәү рәвешен булдыру,спортка мәхәббәт уяту.Балалар "Иң җитез","Туплы"кебек эстафета уеннарында көчләрен сынадылар.Уеннар бик күңелле узды,балаларның барысы да көч сынашудан үзләренә энергия тупладылар, вакыт бик күңелле узды.
Җәйге каникуллар вакытында җәйге уку программалары буенча китап белән эшләү традициягә әйләнде. Чөнки җәйге укулар балаларда китапка карата кызыксыну уята, уку сәнгатенә тарта, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерә. Моннан тыш, җәйге укулар каникул көннәрендә балаларның һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеге проблемаларын да күпмедер дәрәҗәдә хәл итә. 1 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен саф һавада әңгәмә «Әдәби кафе!» үткәрделәр.Балаларга китапханәче яңа китапларга күзәтү үткәрде, кыскача гына балалар язучылары һәм әкиятләре турында сөйләде.
Саф һавада китап белән утыру һәрвакыт күңелле. Чарада катнашучылар үзләренең яраткан әсәрләрен укыдылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар, әсәрләрнең кайбер геройлары турында фикер алыштылар. Хәтта бер-берләренә биремнәр дә оештырдылар, китаптан өзекләр укыдылар. Уку арасында гастрономик тәнәфес оештырылды. Балалар мавыктыргыч кичәдән бик канәгать калдылар.
1 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья туңдырма көненә багышланган «Вкус детстсва» дип исемләнгән коктейль әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар. Чара башында алып баручылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Аннары туңдырма белән тәмле суыткыч эчемлек әзерләүне күрсәттеләр. Балалар үзләре дә мастер-класста бик теләп катнаштылар һәм татлы десерт ясау буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырда, барлык катнашучылар үзләренең кулинария шедеврыннан сыйландылар.
Җәй-велосипедта йөрү вакыты. Велосипед транспорт чарасы гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен саклау ысулы да. Ел саен велосипедларның популярлыгы арта гына бара. Педальләрне әйләндерергә өйрәнгәч, балалар урамнарда һәм юлларда йөриләр. Велосипедның барлык өстенлекләренә карамастан, ул куркыныч чыганагы булып тора. 30 июньдә Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Минем дустым велосипед” конкурс – уен программасы узды. Чара әлеге транспорт чарасының килеп чыгышы турында мавыктыргыч хикәя белән башланды. Аннары катнашучылар ике командага бүленеп, үзләренең зирәклеген, игътибарлылыгын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.
Очрашулар-безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. 30 июньдә әлеге чарада катнашучылар мәдәният йортында күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләштерергә ярдәм итә. Олы яшьтәгеләр балачакларын искә төшереп, яшь чакта эш көненнән соң утырышларга килүләрен сөйләделәр. Һәр авылда, үз утырышлары була. Алар үзләрен күрсәтер өчен һәм башкаларга карарга, татар халык җырын җырларга, күңел ачарга һәм ярышырга җыенганнар. Шулай итеп әкиятләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, уеннар туа, алар бүгенге көнгә кадәр халык хәтерендә яши.