1 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире табигатькә «Туган табигатьнең гүзәл почмаклары» дип исемләнгән эскурсия оештырды. Әлеге чараның максаты туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук җәйге каникуллар вакытында укучыларның актив ялын оештыру иде. Табигатькә экскурсияләр балаларга экологик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора. Табигать кочагында балалар һәм аларның әти-әниләре кошлар сайравын тыңладылар, туган авылның матурлыгына биеклектән сокландылар, җир җиләге белән сыйландылар, каен миллекләре, мәтрүшкә, ромашка җыйдылар. Балалар һзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларына җаваплар алдылар, бөҗәкләрне күзәттеләр, гербарий өчен яфраклар, чәчәкләр җыйдылар. Экскурсия файдалы һәм күңелле булды. Минемчә, табигать белән мондый очрашулар эзсез үтми, чөнки табигать, игелекле ана буларак, безне тәрбияли һәм рухи үсешебезгә тәэсир итә.