2023 нче ел илебездә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 30 июнь көнне Олы Арташ авыл клубында “Очрашулар калсын күңелләрдә” дигән исем астында сыйныфташлар очрашуы кичәсе узды. Мәктәп еллары һәр кешенең тормышыңда иң күңелле вакытларның берсе. Әйе, якты, көлке мизгелләр бар иде, алар турында искә төшерү рәхәт, Авыл клубы үз эченә төрле яшьтәге һәм төрле буын чыгарылыш укучыларын җыйды, әмма аларның барысын да бер нәрсә берләштерде – бу туган мәктәбенә мәхәббәт һәм укытучыларына хөрмәт. ... Мәктәпне тәмамлауга ничә ел узсада, чыгарылыш сыйныф укучыларының йөзләре яшьлек белән очрашуны көтеп шатлык белдерделәр. Күпләр инде күп еллар күрешмәгән бит. Сәламләү һәм котлау сүзләре белән безне өйрәткән укытучылар чыгыш ясады. Алар мәктәпнең элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләренә, шулай ук залда булган барлык чыгарылыш укучыларына матур очрашу оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерделәр.
30 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре урман аланында " Эх, бу...җәй!"дип аталган чара уздырдылар.Чарада катнашучылар күңелле аралашу өчен җыелдылар .Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй табыны артында өлкәннәр балачакларын бик теләп искә алдылар, яшь чагында ничек утыруларга килүләре турында сөйләделәр.Чара такмаклар ,җырлар җырлау,биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды.Өлкәннәр өчен мондый чаралар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салырга мөмкинлек бирә, пенсионерларның яңа талантларын һәм мөмкинлекләрен ача.Барлык катнашучылар да бу чарадан күтәренке кәеф белән таралдылар.
Без теге яки бу матдәләрдән явызларча файдалануны кисәтү турында сөйләшкәндә, әлбәттә, беренче чиратта, укучыларны кисәтәбез, чөнки нәкъ менә шул яшьтә һәм бу мохиттә наркотикларга күпләп кушылу чоры.
Әлеге чараның актуальлеге үсеп килүче буын арасында проблеманың кискенлеген арттырудан, наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча сыйфатлы эшне оештыруда таләпләрне арттырудан тора. Яшьләр һәм укучылар арасында профилактикалау максатыннан, 30 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Наркотиклар – балалар уены түгел» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә җанлы диалог формасында узды, яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр .Мөдирләр белән бергә сайлау ситуациясендә нигезле рәвештә баш тартырга өйрәнделәр, берсе үгетли, ә икенчесе баш тарта торган сәхнә рәвешендәге ситуацияләрне җиңеп чыктылар.
Балалар наркотикларга һәм башка зарарлы гадәтләргә бәйлелек нәрсәдә чагылыш табуын белделәр .Катнашучыларга наркотиклар турындагы мифларны кире кагарга тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар наркомания -яманлык, дип килеште. Безнең балалар тулы сәламәт кеше булырга тели. Алар бу тормыштагы һәр мизгелгә сөенеп яшәргә тиеш.Тематик күргәзмә оештырылды, буклетлар чыгарылды.
29 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә Яшьләр көненә багышланган «Яшьләр тукталышы» дигән бәйрәм концерты узды. Яшьләр көне-яшьләр, студентлар, мәктәп укучылары арасында яраткан тантана. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларны үзләренең концерт номерлары белән сөендерделәр. Шулай ук үзенең заманча биюләре белән «Акварель» халык бию төркеме чыгыш ясады. Барлык яшьләр һәм өлкәннәр концерттан зур рәхәтлек алдылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
29 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече партизаннар һәм подпольщиклар көненә багышланган «Подвиг, вошедший в историю» дигән тематик сәгате үткәрде. Алып баручы Бөек Ватан сугышы елларында дошман белән батырларча сугышкан, хәрәкәттәге армиягә һәрьяклап ярдәм күрсәткән, солдатларны һәм тыныч халыкны фашист әсирлегеннән һәм үлеменнән коткарган, көн саен җиңүне якынайткан партизаннар һәм подпольщиклар турында сөйләде. Шулай ук Советлар Союзы Геройлары турында сөйләделәр: Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Лара Михеенко һәм башкалар. Ахырда балалар партизаннарның һәм подпольщикларның үлемсез батырлыгына багышланган шигырьләр укыдылар. Сезнең батырлыгыгыз турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә.
29 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка искиткеч матур «Миллек бәйләү» дигән кичке уен тәкъдим итте. Җәйнең һәр көнен файдалы итеп үткәрү максатыннан, халыкны электән сакланып килгән гореф-гадәтләр белән бәйләп, матур чаралар оштыруларын дәвам итәләр. Бүген шундый күркәм гадәтләрнең берсе – мунча себеркесе бәйләү тамашасы бәян ителде. Иң элек, мунча керүнең сихәте, чабынуның ләззәте, себерке бәйләүнең серләре турында бик матур әйтемнәр, җырлар, такмаклар әйтелде. Әби- бабайлар мунча чабынганда кулланган бөтнек, мәтрушкә кебек шифалы үләннәр җыелды. Шунысы сөенечле, өлкәннәр янында балалар һәр хәрәкәтне кызыксынып күзәтеп барды. Димәк, безнең юлыбызны, милләт йолаларын дәвам итәрдәй бала, оныкларыбыз үсә. Мәдәни чара гармун моңнары белән тагын да яңгырашлы, милли аһәнле булып, матур бәйрәм төсен алды.
27 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты халыкка искиткеч матур «Печән өсте» дигән тамаша тәкъдим итте. Исеменнән күренгәнчә, кышлыкка печән әзерләү элек-электән мөхим эш булып саналган. Бу онытылып баручы, әмма бөтен халыкны бәйләп торучы йола бүген яңа төсмерләр белән баетылып, шәмәрдәнлеләр игътибарына тәкъдим ителде. Балалардан алып, өлкәннәрне дә берләштергән чара, гармун, җыр моңнары белән баетылды. Махсус сценарий нигезендә тезелеп, элеккедән килгән йола, уен, гореф-гадәтләрне эчендә алган бу күренеш зур бәйрәм төсен алды.
Без барыбыз да җәйне яратабыз! Җәй-гаҗәп вакыт. Җәй безгә эмоцияләр һәм тәҗрибәләр, витаминнар һәм буяулар океаны бирә. Җәйнең якты төсләрен, кояш һәм табигать энергиясен истә калдыру өчен, соңыннан кышкы озын кичләрдә җәйнең ничек яхшы булуын искә төшерү өчен, 30 июньдә Тнеки авыл клубы мөдире балаларга " Җәй — безнең елмаюлар» асфальтта рәсемнәр ясау конкурсында катнашырга тәкъдим итте Башта балалар җәйге ял турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, табигать, җәй турында табышмаклар чиштеләр, аннары катнашучыларга җәйне буярга кирәк иде. Төсле карандашлар белән рәсем ясау, кәгазьдә түгел, ә асфальтта бу безнең рәссамнар өчен бәхет. Асфальт буяулар белән чәчәк аткан, сары кояш тигез булмаган нурлар белән балкыган, болыннарда төрле төстәге чәчәкләрдән келәм чәчәк аткан, чәчәкләр, күбәләкләр, диңгез, табигать сурәтләнгән. Балалар бик тырышып, үз рәсемнәрен җентекләп буяганнар. Беркем дә куңелсезләнмәде, барысы да иҗат белән мәшгуль иде. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле үтте.
29 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты һәм китапханә, Лесхоз мәдәният йорты, урман музее, Чабья-Чурчинский мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең укучылары өчен «В гостях у совы» дигән туристик маршруты буенча әкият тамашасы оештырдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре әкият урманына эләгәләр, анда алар өчен төрле сынаулар, уеннар һәм мастер-класслар әзерләгән төрле әкият геройлары белән очрашалар. Кергәндә балаларны әкиятне алып баручы Кызыл шапочка каршы ала. Балалар убырлы карчыкның үзендә кунакта булдылар, теләкләр әйтү аллеясында хыяллана алдылар, «Три медведя» әкиятендәге аю йортларына, ат ишегалдына, тегүче, итекче, балта остасы йортларына бардылар. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре бик күп якты һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.
30 нче июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «День добрых приветов» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы уздырдылар. Балалар бакчасының уен мәйданчыгында хәрәкәтле уеннар һәм кызыклы бәйгеләр оештырылды, анда алар үзләренең спорт ягыннан сәләтләрен күрсәтә алдылар. Алар тизлек, җитезлек һәм командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар. Әлеге чарада катнашып, алар үзләрен зур спорт гаиләсе кебек хис иттеләр. Уен программасы мавыктыргыч һәм күңелле булды һәм бик уңай эмоцияләр калдырды.