2 нче июль көнне Керәнне авылында ачык һавада үзешчәннәр көче белән әзерләнгән “Авылда яшәү рәхәт!” дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул иттеләр һәм артистларны көчле алкышларга күмделәр, кабат сорап җырлаттылар. Артистлар да тамашачыларга үзләренең энергиясен кызганмадылар - дәртле эстрада җырларын баянга кушылып җырланган татар халык көйләре алыштырды. Гитарага кушылып башкарылган җырларны тамашачы аеруча яратты. Күп кенә җырларны тамашачылар җырчыларга кушылып җырладылар. Авыр хезмәт көненнән соң арыган авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Иске Мичән мәдәният йорты белән берлектә әзерләнгән концерт программасын дискотека алыштырды. Очрашу тәмамлангач тамашачылар, матур кичке ял бүләк иткән оештыручыларга һәм артистларга рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.