Табигатькә экскурсияләр балаларны экологик тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора, алар вакытында балалар кошларның җырлавын күрергә һәм ишетергә, үсемлекләрне өйрәнергә, табигатебезнең матурлыгына сокланырга мөмкинлек ала. Алар балаларга бик күп кызыклы мәгълүмат, тәҗрибә һәм уңай эмоцияләр бирәләр. 2 июль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре. балалар өчен «Җәйге кәеф»темасына экскурсия уздырдык.Безнең авылда урнашкан матур болын буйлап экскурсия ясадык. Экскурсия уздырып, балаларга туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә, үз җирләре өчен горурлык уятырга тырышабыз. Балалар җиләкнең файдалы үзлекләре, аның халык медицинасында һәм сәнәгатендә киң кулланылуы, косметологиядә популярлыгы турында белделәр. Экскурсия вакытында балалар шулай ук болыннарда яшәүчеләр, үсемлекләр турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.(участка.9)