ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2023 ел
якшәмбе

2 июльдә Урта-Саба авыл клубы бинасы артында клуб модире тарафыннан «Бәхетле балачак» исемле балалар Сабантуе оештырылды һәм үткәрелде. Балалар төрле спорт уеннарында һәм ярышларда үзара ярыштылар. Конкурсларда катнашкан һәм җиңгән өчен барлык катнашучылар бүләкләр белэн булэклэнделэр. Чара балаларга да, аларның әти-әниләренә дә, кунакларга да бик ошады.

Тэги: Урта Саба авыл клубы

19
март, 2023 ел
якшәмбе

19 мартта Урта Саба авыл клубында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде, Бәйрәмгә Урта Саба авылында яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар җыелды. Казанда ботка пешерделәр, самавырда чәй кайнады. Бәйрәмгэ килгэн кунаклар бәйрәм табыны артында сыйландылар. Балалар төрле спорт уеннарында уйнадылар, өлкәннәр гармунга кушылып борынгы татар җырларын җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды. Халык бәйрәмнән бик канәгать калды.

 

Тэги: Урта Саба авыл клубы

4
март, 2023 ел
шимбә

4 март көнне Урта-Саба авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә - 8 мартка карата чара үткәрелде : «Хатын-кызлар - сез бик гүзәл!» Чара борынгы халык стилендә бәйрәм өстәле артында, гармунга кушылып борынгы жырлар жырлап узды. Кунаклар өчен татар кухнясының бәлешен һәм тәм-томнарын эзерлэдек. Чарага җыелган кунаклар үзләренең яшьлек җырларын гармунга кушылып бик матур итеп җырладылар. Чара өчен борынгы самовар һәм борынгы көнкүреш әйберләре белэн матурлап остэл бизәдек. Барлык жыелган кунакларга да бу чара бик ошады. 

Тэги: Урта Саба авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International