19 мартта Урта Саба авыл клубында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде, Бәйрәмгә Урта Саба авылында яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар җыелды. Казанда ботка пешерделәр, самавырда чәй кайнады. Бәйрәмгэ килгэн кунаклар бәйрәм табыны артында сыйландылар. Балалар төрле спорт уеннарында уйнадылар, өлкәннәр гармунга кушылып борынгы татар җырларын җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды. Халык бәйрәмнән бик канәгать калды.