«Балачак-ул без» уен программасы

2023 елның 2 июле, якшәмбе

Җәйнең иң кызу чоры! Барлык авыл мәдәният йортларында һәм клубларында хезмәткәрләр балалар өчен чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Монда балалар күңелле ял итеп, вакытны файдалы үткәрә ала. Урамдагы уеннар туп, качышлы  , өстәл уеннары һәм викториналар белән чиратлашып уйналды. 2 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре :«Балачак-ул без» уен программасын үткәрделәр . Күчмә уеннардан соң стена газетасын традицион булмаган ысул -куллар белән рәсем ясап чыгардык. Балалар безнең мәдәният йортына бик теләп йөриләр, чөнки аларны көн саен яхшы остазлар, хезмәткәрләр һәм кызыклы, мавыктыргыч программалар көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International