14 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Юл билгесен бел» исемле чара булып узды. Яшьтән үк балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, законнарны үтәүче гражданин тәрбияләү бик мөһим. Катнашучылар «Юл билгеләре иленә сәяхәт» тә кызыксынып катнаштылар. Ахырда барысы да юл билгеләренә багышланган пазллар җыйдылар. Мондый чараларның максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм ныгытырга ярдәм итү иде.
Изге Валентин көне кысаларында Лесхоз мәдәният йортында барлык гашыйклар бәйрәме символы булган «валентинкалар» ясау буенча «Яратуыңны белдер» мастер-классы узды. Бу безгә ят бәйрәм булуга карамастан, ул безнең Россия халкына бик ошады һәм үзенең хисләре турында якыннарына һәм туганнарына сөйләргә тагын бер сәбәп булды. Чара башланыр алдыннан катнашучыларны бәйрәм тарихы, төрле илләрдә булган гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр белән таныштырдылар. Мастер-класста катнашучылар иҗат процессына чумдылар һәм чын күңелдән кәгазьдән йөрәкләр ясадылар. Мондый кечкенә бүләккә һәркем шат булыр! Үз кулларың белән кәгазьдән йөрәк ясау ысулының бөтен матурлыгы шунда ки, талантлы рәссам булу мәҗбүри түгел, бары тик йөрәкне кисеп, эчкә бизәкләр генә ябыштырырга кирәк.
Изге Валентин көне,барлык гашыйклар көне буларак билгеле, ул ел саен 14 февральдә билгеләп үтелә һәм яшьләр арасында иң популяр бәйрәмнәрнең берсе булып тора.Бу бәйрәм уңаеннан 14 февраль көнне Туктар авыл клубы "Мәхәббәт төрле була "дигән башваткыч үткәрде. Яшьләр гаилә , туганлык бәйләнешләре һәм мәхәббәт темасына кагылышлы сорауларны бик теләп чиштеләр..Чара ахырында җиңүче билгеләнде һәм тәм-томнар тапшырылды.
13 нче февраль көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында,”Ромашка” ясле-бакча балалары өчен «Муса Җәлил –Шагыйрь,герой» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның китаплары һәм мәгълүмати материалы тәкъдим ителде.Китапханәче шагыйрьнең балалар китапларына күзәтү үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавы турында тыңладылар. Балалар шагыйрьнең Берлинның Моабит төрмәсендә уздырылган соңгы көннәр турында сөйләгәнне ишеттеләр. Шагыйрьнең «батыр егет турында җыр», «Имән», «бәхет» шигырьләрен укыгач, авторның ныклыгы турында фикер йөрттеләр. Иң күп балаларны «Кызыл ромашка»шигыре кызыксындырды. Аны игътибар белән тыңлап, «Ромашка ни өчен кызылга әйләнде? " - дигән сорауга җавап бирделәр.Презентация күрсәтелде.
15 февраль - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. 13 февральдә Муса Җәлилнең туган көне алдыннан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Герой шагыйрь – Муса Җәлил" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Аның максаты балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, Ватан өчен милли горурлык хисе тәрбияләү иде. Кичә Әбинең сөйләве һәм Муса Җәлилнең балаларга багышланган шигырь геройлары – Әтәч, Мәче һәм Тычкан чыгышлары белән үрелеп барды. Әби шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның катлаулы биографиясе, иҗаты турында сөйләде. Презентация каралды. Балалар үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар: Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, "Күрсәт әле, үскәнем" музыкаль уенын башкардылар. Әби һәр сөйләнгән шигырьдән соң авторның балаларга шушы шигыре белән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатып барды. Кичә бай эчтәлекле, күп нәрсәгә өйрәтә торган, матур килеп чыкты. Балаларның үзләренә дә бик ошады.
Муса Җәлил исеме батырлык һәм кешелеклелек символына әверелде. Муса Җәлил 39 ел гына яшәсә дә, үзеннән соң матур истәлек калдыра алган. Герой-шагыйрь Муса Җәлил үзенең исемен Үлемсез әдәби әсәрләре һәм Сугышчан батырлыгы белән мәңгеләштерде. Балаларыбыз да Ватанны яратып, милләтебезнең Бөек язучыларын истә тотып һәм Муса Җәлил кебек туган җиргә файдалы шәхесләр булып үссеннәр иде.
14 февраль көнне Сулэ авыл клубында барлык гашыйклар бәйрәме символы булган валентинкалар ясау буенча мастер – класс булды.
Изге Валентин көне-ул 14 февральдә бөтен дөнья буйлап күп кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көнне бәйрәм итүчеләр якын кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар һәм «валентинка» махсус открыткалары бүләк итәләр, аларның арткы ягына шигырьләр, мәхәббәт теләкләре язалар.Балаларның игътибарын һәрвакыт үз куллары белән эшләнгән «валентинка» иң оригиналь булып калачагына юнәлттеләр.
Мастер – класс башланыр алдыннан балалар бәйрәмнең тарихы, төрле илләрдә булган гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр белән таныштылар. Балалар якыннарына төсле картоннан бүләкләр ясадылар.
15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан, Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья-Чурчи авыл клубы, Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде. Әфган сугышы һәм башка локаль хәрби конфликтлар ветераннары чараның мактаулы кунаклары булды. Авыл клубы мөдире Фәттахова и.н. катнашучыларга Фердинандның балачагы һәм яшьлеге ничек узганын сөйләде һәм армия альбомыннан фотосурәтләр, бүләкләр һәм хатлар күрсәтте. Сугыш турында сөйләү авыр, ләкин безнең аны онытырга хакыбыз юк: кайтмаганнар турында да, җаны гарипләнеп кайтканнар турында да. Сугышчы-интернационалистларга, барлык сугышлар ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән тынычлык, сәламәтлек телибез. Үзенең чыгышында Саба район Сугышчан туганлык бүлеге җитәкчесе Әхмәтшин Илшат Зиннурович чыгыш ясады. Бер минут тынлык белән һәлак булган геройларны искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.
14 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында барлык гашыйклар көненә багышланган «Вечер любви» исемле күңел ачу программасы үтте. Бу вакыйга барлык катнашучылар өчен җылылык, мәхәббәт һәм шатлык белән тулы иде. Кызыклы конкурслар һәм уеннар программаның бизәге булды. Чара барысын да дулкынландыргыч хис-кичерешләр һәм бердәмлек атмосферасына чумдырды. Катнашучыларның үзләренең тәэсирләре белән уртаклашу һәм бу искиткеч кичәдә яңа дуслар белән очрашу мөмкинлеге бар иде.
14 февраль көнне Олыяз мәдәният йортында Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Җыр керсен күңелгә» дигән концерт оештырды. Чара «Хәтфә» композициясе чыгышы белән башланып китте. Коллективта катнашучылар традицион җырлар, күңел җырларын гармунга һәм мини-постановкаларга кушылып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый вакыйга буыннар арасындагы элемтәне ныгытып кына калмый, ә бәлки үзәктә җылы атмосфера тудырырга ярдәм итә, кешеләрнең йөрәкләрен шатлык һәм өмет белән тутыра. Тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм кул чаптылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Соңыннан катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчесе ,Ике Басу Арташ китапханәчесе ,Чабя Чурчи авыл клубы белән берлектә, якташыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа энесенен балачагы һәм яшьлеге ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, орденнарын һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында моңсу шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды.. Чара ахырында очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.