15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчесе ,Ике Басу Арташ китапханәчесе ,Чабя Чурчи авыл клубы белән берлектә, якташыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа энесенен балачагы һәм яшьлеге ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, орденнарын һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында моңсу шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды.. Чара ахырында очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
13 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Шүрәледә кунакта»исемле музыкаль-театральләштерелгән комедия күрсәтелде. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, клуб берләшмәләрендә катнашучылар тамашачыларга гыйбрәтле комедия тәкъдим иттеләр. Комедия музыкаль номерлар, күңелле биюләр белән чиратлашып барды. Шулай ук бу чарада Өтернәс авыл клубы мөдире И.Гыйльфанова да катнашты. Һәр тамашачы программаның төрлелегеннән канәгать калды, якты уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке рух алды.
13 февраль көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә үз куллары белән эшләнмәләр конкурсы үткәрде. "Йөрәкләр-валентинка символы". "Валентинка" - йөрәк формасындагы открытка – Изге Валентин көне символы-14 февральдә бәйрәм ителә торган барлык гашыйклар бәйрәме. » Валентинкалар " төрле була, ләкин йөрәк рәвешендәге бер форма үзгәрешсез кала. Бәйрәм башланыр алдыннан бәйрәмнең тарихы белән таныштык һәм рәхәтләнеп эшкә керештек. Үз кулларың белән бүләк алу бик күңелле бит.
15 февральдә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 12 февраль көнне Керәнне авылы клубы, Иске Мичән мәдәният йорты, Түбән Симет авыл клубы , Яңа Мичән авыл китапханәләре бергәләп Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан «Әфганстан-исемең шигъри синең» музыкаль-патриотик кичә үткәрделәр. Керәнне авыл клубында узган чарага сугышчан хәрәкәт ветераннары Галимуллин Айрат һәм Галимуллин Айдар чакырылган иде. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында үз хезмәт бурычларын үтәгән һәм Ватаннан читтә һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе уза, ул көн саен батырлык күрсәтеп, чын батырлык күрсәткән каһарманнарга рәхмәт һәм ихтирам белдерүгә юнәлдерелгән. Олы Нырты мәдәният йортының клуб берләшмәләренә йөрүчеләр , авыл китапханәсе белән берлектә,бу акциядән читтә калмыйлар һәм бик күңелне нечкәртә торган хатлар язалар, чөнки хәзер Россия солдатларына безнең мораль ярдәм кирәк. Үзләренең хатларында балалар хәзер үз бурычларын үтәүчеләргә, баш өстендә саф һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр. Алар сугыш хәрәкәтләренең уңышлы тәмамлануын һәм солдатларның исән-сау кайтуларын теләделәр. Чара азагында сугыш еллары җырлары, аларны тудыру тарихы, солдатларыбызны фронтка озату һәм азат ителгән шәһәрләрдә каршы алу турында сөйләштеләр. Балалар үзләре гитарага җырлар җырладылар.
1 1 февраль көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә «Солдатка хат»махсус хәрби операциясенә ярдәм йөзеннән патриотик акция булып узды. Акция кысаларында укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы, шулай ук мобилизацияләнгән, хәрби әзерлек узучы солдатларга хатлар яздылар. Егетләр үзләренең хатларында солдатларыбызга рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр . Укучылар хатлар язып кына калмадылар, рәсемнәрен дә куйдылар. Акциядән соң Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәр хатны "солдат өчпочмагы" рәвешендә ясадылар, хатларны хатлар җыю пунктына тапшырачаклар.
9 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Солдатта булган диләр» дип исемләнгән музыкаль кичә — Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән авылдашлар очрашуы булды. Очрашуга авыл җирлеге башлыгы Гараев А., шагыйрә Ибраһимова С., яшьүсмерләр чакырылган иде. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында хәрби формалар күргәзмәсе дә оештырылды. Барысы да хәрби формаларны бик кызыксынып карадылар. Абыйлар кайда , кайчан хезмәт итүләрен искә төшерделәр, елмаеп Армия тормышыннан куңелле вакыйгалар сөйләделәр. Сөмбелә апа үзенең Ватанны саклаучыларга багышланган яңа шигырьләрен укыды. Гармун белэн яшь чакта яраткан барлык хәрби җырларны да искә төшерделәр, ә булачак солдатлар аларга кушылып җырладылар. Аннары барысы да, зур кызыксыну белән солдат альбомнарын карадылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
11 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында балалар өчен җемлек ясау буенча мастер-класс оештырды. Акциянең максатлары укучыларга экологик тәрбия бирүне активлаштыру, табигатьне саклау өлкәсендә практик эшчәнлеккә җәлеп итү һәм кышлаучы кошларның яшәү рәвешен өйрәнү. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре төрле кошлар турында сөйләделәр. Җемлекләрне төрле әйберләрдән,мәсәлән: агачтан, фанерадан, пластик шешәләрдән, сөт, сок һәм башка кулдан килгән материаллардан үз кулларың белән ясарга мөмкинлеген аңлатылды. Балалар кышын кошлар турында үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Кышкы вакытта кешенең игелекле кулы белән тутырылган азык аеруча кыйммәтле, чөнки кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак икәнен сөйләштек.Аннары балалар кошлар өчен җимлек әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Вакыт сизелмичә үтте һәм пластик шешәләрдән җимлек әзер дә булды.Катнашкан балалның йөзләрендә шатлык бөркелә иде,алар бик кәнәгать иделәр.
Сәламәтлек-кешедә булган иң кыйммәтле әйбер. Аны балачактан ук сакларга һәм ныгытырга кирәк, аны югалту җиңел, ә торгызу авыр. 11 февраль көнне Туктар авыл клубы «сәламәт тән-сәламәт рух»дигән кызыклы әңгәмә үткәрде. Чарада катнашучылар бергәләп авырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар, көн режимы, дөрес туклану, нинди продуктларның кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуы, ә кайсыларының зарарлы булуы, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре һәм физкультура белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштеләр . Әңгәмәне физкультура белән дәвам иттеләр.
11 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Үсеш» лицее укучылары өчен Татарстанда Ватанны саклаучылар елына багышланган «По волне нашей памяти» исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә катнашучылар Икенче бөтендөнья сугышы кебек бөек вакыйгаларны, үз гаиләләрен һәм Ватаннарын саклап фронтта сугышканнарны искә төшерделәр. Армиядә хезмәт итүләрен һәм бурычларын үтәүләрен дәвам итүче Заман сакчыларына аерым игътибар бирелде. Авыр ситуацияләрдә батырлык күрсәткән яшь солдатлар, шулай ук үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен яшьләргә тапшыручы Ветераннар турында хикәяләр яңгырады. Чара азагында катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Әңгәмә Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә мәхәббәт кирәклеген искә төшерү дә булды.