“Йөрәкләрдә син мәңге яшәрсен…”- истәлек кичәсе

2025 елның 18 марты, сишәмбе

5 март көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре СВОда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Хуҗин Р.Р. багышланган “Йөрәкләрдә син мәңге яшәрсен…” дип исемлэнгэн истәлек кичәсе үткәрделәр. Чараның максаты СВО барышында һәлак булган хәрбиләр турында истәлекне саклап калу, шулай ук бүгенге көнгә кадәр үз хәрби бурычын үтәүчеләргә ярдәм күрсәтү булды. Чара Россия Федерациясе флагын күтәрүдән һәм дәүләт гимнын башкарудан башланды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып, Рәмзилгә багышланган шигырьләр укыдылар, һәлак булган геройны бер минут тынлык белән искә алдылар,

әти-әнисенэ, хатынына һәм балаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы нотык белән “Мичан” булекчэсе директоры Р.Р. Шәймәрданов, авыл жирлеге башлыгы А.А. Гәрәев, Мичән гомуми белем бирү мәктәбе директоры Б.Ф. Шәйхесламов чыгыш ясадылар. Чарага мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлар җыелды. Шулай ук СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Низамиев И. чакырылды. Беренче укытучысы һәм сыйныфташлары, дуслары Рәмзил турында җылы истәлекләр белән чыгыш ясадылар. Кичә волейбол турниры белән дәвам итте. Безнең изге бурычыбыз - бу данлы сугышчыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын истә тоту. Аларның һәркайсы яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International