Изге Рамазан аенда 16 март конне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән авыл мәчетендә булдылар. Мәчеттә безне җирле мәхәллә кешесе Алмаз Рамил улы каршы алды. Аның белән аралашканнан соң, балалар мәчетнең ничек төзелгәнен, мәчеткә кергэн вакытта аяк киемен салырга кирәклеген белделәр һәм изге урыннарда узенне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Намазның, бәйрәмнәрнең һәм уразанын ничек узуын белделәр. Алмаз Рамил улы шулай ук Коръәннең изге китап булуын сөйләде. Коръәнгә бары тик чиста кул һәм тыныч күңел белән генә кагылырга яраганлыгын һәм ул сулдан уңда укылганлыгын, гарәп телендә язылганлыгын белделәр. Һәр дин өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтә, кечеләрне рәнҗетергә, ялганларга, урларга ярамый -югары әхлаклы кеше булырга кирәк,- дип сөйләде. Экскурсия мавыктыргыч һәм бай эчтэлекле булды. Балалар мәчеткә тагын килергә теләк белдердереп таралыштылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }