" Ягез әле, кызлар!" конкурсы

2025 елның 21 марты, җомга

Яз белән бергә безгә бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне-8 Март килә. Бу көн кояш нурлары, чәчәкләр сибелгән хатын-кыз елмаюлары белән җылыта. 6 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре " Ягез әле, кызлар!" конкурсы уздырдылар. Конкурс программасында бистәбезнең иң кыю һәм актив кызлары катнашты. Әлеге чарада катнашучылар «Сәламләү», «Ах, нинди матур мин!",”Рецепт таны», «Парикмахер», "Иң эшчән". Кызлар кул эшләре  осталары да, модельерлар да, бай хуҗабикәләр дә булдылар. Алар җиңел генә төймәләр тактыләр һәм шундый ук җиңеллек белән тәмле һәм сәламәт иртәнге аш әзерләделәр. Кызыклы, оригиналь конкурслар барышында кызлар үзләренең нинди күңелле һәм тапкыр, акыллы һәм оста, иҗади һәм дус булуларын тагын бер кат күрсәттеләр. Чара яшь буында лидерлык сыйфатларын формалаштыруга, яшьләрнең ялын оештыруга, шулай ук иҗат эшчәнлеген ачыклауга һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International